Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су хәзер өске урамнарга да керә, Кол Шәрифкә мәсәлән…

Тагын кайларда су керде, саклык чаралары күрелгән идеме, авыл башлыклары булышалармы?

Табигатьтә яз. Карлар эри,  гөрләвекләр ага. Менә бүген дә урыны белән яңгыр диде, карлар тагын да күбрәк эреп агачак. Инеш, Шушмада ярларына җитеп сулар ташый, бозлар китә.  Хуҗалыгыңа су кермәсә, матур күренеш тә инде. Бистәнең аскы урамнарында яшәүчеләргә ике-өч ел су кергәне булмады, диләр. Ә менә Тукай урамының ишегалларына кергән. Аскы урам гына түгел, өске якта урнашкан Кол Шәриф урамына да су кергән. «Җитәкчебез экскаватор чакыртып, җомга көнне шунда эшләделәр. Су өстән төшеп, бәреп кергән», диделәр бистәнең башкарма комитетында. Тагын кайларда су керде, саклык чаралары күрелгән идеме, авыл башлыклары булышалармы? Шушы язма астына комментарий итеп яза аласыз.  

Ә сулар ага… Шушманың бирге ягында бобрлар рәхәтләнеп агач кимергән. Иске күпернең инде тарихка әйләнеп калган,  нык башы ялтырап күренеп тора.

Хәере белән аксын ташулар. Ташу сулары барлык борчуларыбызны, чирләрне алып китсен, имин еллар килеп, бары бәхеттә-шатлыкта гына яшәргә язсын! Ташулар киткәндә шулай дип теләргә кушалар.

Диләрә Зарипова фотосы һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Лейсан Сабирзянова

    0

    0

    Улица Кул Шариф 32 гэ куз салчыннар эле!!!!

    Теги: язгы ташу