Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су коенырга урын юк

Җәй – рәхәтләнеп су коена торган вакыт дибез. Әмма... кемнәрдер өчен ул хәсрәтле чорга әверелергә мөмкин.

Районыбызда бер атна эчендә ике кешенең батып үлүе, һәм узган атнада гына 35 яшьлек ирнең су корбаны булуын исәпкә алсак, җәй ул саклык сорый торган чор да дип әйтергә кала. Сосна бөясендә узган шимбә, кичен, икенче ярга йөзеп чыгам дип төпкә киткән райондашыбыз турында хәбәр элгәч, инстаграмда комментарийлар язучылар күп булды. Нишләп районда су коену урыны юк дип сорап язучылар да булды. Әлеге сорауга җавап алу йөзеннән җирле хакимияткә мөрәҗәгать иттек:

– Район казнасында андый чыгымнар каралмаган, – дип җавап бирделәр безгә. – Чөнки барлык таләпләргә җавап бирә торган җиһазландырылган  су коену урыны булса, анда даими рәвештә коткаручылар кизү торырга һәм коткару өчен йөзү  кирәк-яраклары булырга тиеш. Ә болар барысы да акча сорый. Хәзергә район бюджетында андый мөмкинлек юк.

Су буйларында монда су коенырга ярамый, дигән кисәтү язулары тора. Әмма аңа игътибар итүче сирәктер, әгәр шулай булмаса, нәкъ шундый язу торган бөяләрнең яр буйлары халык белән тулмас иде. Һичьюгы монда кисәтү өчен волонтерларны җәлеп итәргәме, әллә дежур торулар билгеләргәме?

– Бу мөмкин эш түгелдер дип уйлыйбыз, – диделәр безгә Сосна авыл җирлегендә эшләүче Гөлнара Муллагалиева (кызганыч, җирлек башлыгы белән сөйләшә алмадык, авырый булып чыкты).

Кем анда көннәр, төннәр буе кизү торырга риза булыр икән, чиратлап та риза булмаслар. Яшьләрне хәзер, үзегез беләсез, күндерергә авыр.  Безнең җитәкче Фәнил Габдрахманов ул бөяне көненә әллә ничә әйләнде, ярамый дигән табличканы әллә ничә куйды, һаман алалар да аталар, алалар да аталар. Хәзер коенмаслар инде, көннәр суытты.

Су коенган юк, үлмибез, әнә мунча керсеннәр, дип яза Галиева фамилияле укучыбыз. Анысы шулайдыр да, әмма коенырга уйлаганда да су коенырга ярый торган урынны сайларга кирәк. Тик, белүегезчә, андый урын бездә юк.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем су коену