Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Субаш авыл җирлегендә сайлаулар изге теләкләр белән барды

Бар да сайлауга ашыга...

Субаш авыл җирлегенә кергән сайлау участокларында инде көн урталарында ук  98, 9 процент кеше тавыш биреп өлгергән иде. Бу сайлауларның әлеге җиректә югары  профессиональ дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә.

Без барганда,  иртән,  урам тулы халык иде, – ди сайлаучыларның берсе Рәйфә Васильева. – Бар да сайлауга ашыга.  Ә Субаш авылы клубында музыка гөрләп тора, авыл халкы елларга иминлек, илләргә бәрәкәт, дөньяларга тынычлык теләп тавыш бирә.  Хәзер инде тамак тук, өс бөтен, адәм баласына тынычлыктан, сәламәтлектән дә кадерле әйбер юк. Мин дә тыныч тормышларда балаларыбызның, якыннарыбызның шат йөзләрен күреп, сау-сәламәт яшәсәк иде дип, күңелемнән изге теләкләр теләп, лаеклы кандидатка үз тавышымны бирдем.

Көшкәтбашлылар да сайлауга даими әзерләнде, инде алдагы көнне үк үзләренең яраткан группаларына сайлауга чакырып, районның территориаль сайлау  комиссиясе рәисе Равил әфәнде Кәримов белән “Хезмәт”ебездә басылган интервьюны элеп куйганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар