Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суганлы токмач яки әбием истәлеге (фото)

Исән булса, әбиебез Рашидә Хәсәновага бүген 84 яшь тулган булыр иде, ләкин 4 ай элек аның йөрәге тибүдән туктады...

Әби … Әлеге сүзне нишләптер гел аз гына әйтеп калырга насыйп булды миңа. Әниемнең әнисе мин туганчы гүр иясе булган, әтиемнеке исә, миңа 2 яшь вакытта бакыйлыкка күчкән. Ә менә Көшкәтбаш авылына килен булып төшкәч, ӘБИ диеп рәхәтләнеп әйтергә насыйп булды. Ләкин бу юлы да 5 кенә ел…

Яше 90 ягына чыккан әбиебез соңгы көннәренә кадәр эш турында уйлап, янып йөрде. Аның һәрчак үзенең эшлисе, үзенчә итәсе килде.
Әйберләрне әрәм-шәрәм итмәгез, ризыкны күп тотмагыз дип әйтә иде, бу бәлки саранлык та түгел, ә киресенчә, иртәгәге көнне уйлап, хәсиятләнү булгандыр.

Аяк өстендә йөгереп йөргән әбиебезнең бер ай эчендә шулай юк буласына әле дә күңел ышанмый, ничек инде ул әле генә миңа бәбәй карарга булышкан, без ашарга кереп киткән арада бәрәңге чүпләгән, бездән дә алда өлгереп, бакчага су сипкән һәм соңгы сулышына кадәр, әле берничә елга җитәрлек, йон носки һәм бияләйләр бәйләгән әбиебез кара җир куенында ята?

Килен булып килгәнче әбием бер очрашкач, башымнан сыйпап, балам, син үзебезгә дип насыйп булган шул дигән иде. Эх шул назлы кулларның сыйпавын кайтарырга... Моңарчы әби назы күрмәгән бала өчен шундый тансык булды ул. Килен булып төшкәч, без эштән кайтканда әни ничектер өйдә булмады, ә ашарга әби пешергән иде. Өстәлгә суганлы токмач килеп утыргач, ничек токмачны суган белән пешереп булсын инде дип, йөз дә җыермакчы идем, ә була икән… Хәзер үзем дә шулай пешерәм, әбиемчә токмач дип йөртәм мин аны.

Бәйрәмнәр саен аңа бүләк алып кайтырга ярата идем мин, ә ул акча әрәм итмә, мин үләсе кеше дия иде. Ләкин минем аның ул сүзен ишетәсем килмичә, гел сүзне читкә бора идем. Хәзер инде бүләге булса да әбие юк, шуңа да күңел тынычлык тапмый. Аның белән бәйле хатирәләр бик күп, өй генә хәзер караңгыланып калган кебек булды. Нәрсә дисәк тә олыларның кадерен югалткач кына аңлыйбыз икән шул.

Әбием, әлеге язмам караңгы гүрләреңне яктыртсын, рухыңа дога булып барып ирешсен иде. Син мәңгегә безнең хәтерләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250