Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры укытучысы – Нәгыймә Сәгъдиева.

Әтиләре сугышып йөргән чакта, Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага Буразнада билчән утаган. Илгә - икмәк, үзе өчен авыл Көлчә салган алабутадан. Бер бәләкәй көлтә ега алган Ул елларның сугыш баласын. Олылар күк күтәргән бит шулар Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Сугыш башлану - һәр кеше кайгыда, күз яшьләре түгеп кенә яшәргә тиеш дигән сүз түгел. Безнең әби-бабаларыбыз җәмәгать эшләрендә катнашырга, концертлар, уеннар оештырырга да өлгергәннәр. Мәктәпләр дә даими эшләп килгән. Минем күршем - Сәгъдиева Нәгыймә әби дә сугыш чоры баласы һәм укытучысы.
Ул 1922нче елның 20нче декабрендә Карадуган авылындагы урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1929нчы елда беренче сыйныфка укырга керә. Ул вакытларда бит уку җидееллык кына булган. 1936нчы елны мәктәпне тәмамлап, 1937нче елда Арча районы Казанбаш урта мәктәбенең укытучылар хәзерләү курсында укый башлый. Алты ай анда укыганнан соң, Арча педучилищесына читтән торып укырга керә. 1938нче елда ук Нөнәгәр авылы мәктәбендә укыта башлый.
Нәгыймә әбинең әти-әнисе бик олы була, шуңа күрә ул 1940нчы елда туган авылы Карадуганга кире әйләнеп кайта. Кайтуга ук өченче сыйныфларда дәрес бирә башлый. Башлангычларда бер ел укытканнан соң, ул 5,6,7 сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәресләре укыта. Укыту белән беррәттән завуч булып та тора. Сугыш чорында укытучылар җитми, шул сәбәпле 1943нче елдан башлап 1945нче елның ахырларына кадәр директор булырга да туры килә. Сугыш беткәннән соң, ул завуч вазыйфасын башкара, шуңа өстәп татар теле һәм әдәбияты, биология дәресләре дә укыта. 1943нче елда партиягә кабул ителә. 1956нчы елда гаиләләре ишәю, төрле авырлыклар барлыкка килү сәбәбе белән, үзе гариза язып, яңадан башлангыч сыйныфларны укытырга керешә. 1972нче елга кадәр эшләп, лаеклы ялга чыга. Нәгыймә әби үзе эшләгән елларда укытучы, завуч, директор гына булып калмый, ә агитколлектив җитәкчесе, агитатор, колхоз стена газетасы редакторы булырга да өлгерә.
Нәгыймә әби эшләгән чагыңдагы иң истәлекле берәр вакыйганы сөйлә әле дигәч, ул: «Истәлекләр бик күп, ә менә шуларның берсен сөйләсәм, ышанмассың да әле. Колхоз стена газетасының редакторы булып эшләгән чакта, 1957нче елда, июнь аенда Мәскәүгә хәбәрчеләр съездына Татарстаннан 13 делегат җибәрделәр. Шул 13 кеше арасында мин дә бар идем. Без бер атна Мәскәү карап йөрдек, чөнки Хрущев Америкадан кайтып җитмәгән иде, икенче атнада гына съезд башланды. Съезд барышында, мине президиумга сайлап куйдылар. Миңа анда Суслов, Поспелов, Косыгин белән бер өстәл артында утырырга насыйп булды», - дип сөйли.
Чыннан да, без бит хәзер ул Косыгиннарны тарих китапларыннан гына укып беләбез. Ә минем белән бер өстәл артында истәлекләрен сөйләп утырган Нәгыймә әби аларның үзләрен күргән, сөйләшкән. Горурланырлык бит бу, чөнки съездларда катнашу һәркемгә дә тәтемәгән. Нәгыймә әби бик актив рәвештә елга бер тапкыр уздырыла торган район партия конференцияләрендә дә катнашкан.
«Эшләгән дәвердә бик күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, мин үз эшемнән кәнәгать, - дип сөйли ул. Иң авыры - сугыш чорында мәктәпкә утын ташу, аны кисү иде. Кискән утынны аркага бау белән асып баскычтан алып менә торган идек. Шуннан да авыры булмагандыр. Иртә белән Шубан, Карадуган, Арбаш, Таузар авылыннан балаларны җыеп йөри идек. Укулар беткәч, өйләренә кадәр озатабыз, чөнки алар ач-ялангач, ярты юлга җиткәч, хәлләре бетеп егылырга да мөмкиннәр.
Бер ел буе шулай азапланганнан соң, колхоздан ун гектар җир сорап алдык. Шул җиргә үзебез чәчтек, урдык, тегермәнгә барып он тарттырдык. Икенче елны бушка җылы аш ашата башладык. Менә шуннан соң гына эшләр җиңеләя төште, чөнки балалар үз теләкләре белән килә башладылар, кайтканда да озатасы юк иде. Шул ук укучылар белән мәктәп бакчасы да ясадык. Бакчаны булдырганда, һәркем кулыннан килгәнен эшләде. Җәй буе балалар белән бер ялсыз басуда эшли торган идек.
Укулар башлангач та, кичләрен 6-7 класс укучылары әвеслеккә ашлык сугарга менәләр. Ашлык сугу кыш уртасында гына бетә. Уку барышында балалар белән бергәләп сугышчыларга бәйрәм бүләкләре әзерли идек. Кичләрен, җыйналып утырып, бияләйләр, йон оекбашлар бәйлибез дә, аларны фронтка озатабыз. Җибәргән бүләкләребез барып җитә алганнардырмы, юкмы - анысын төгәл генә белмибез» - ди үзенең истәлекләрендә.
Нәгыймә әбинең тырыш хезмәтеннән директорлар да, авыл халкы да канәгать булган. Ул Татарстанның атказанган укытучысы исемен ала һәм бик күп бүләкләр белән бүләкләнә.
Бакый Зыятдинов аның турында: «Ул чын фидакарь укытучы, дәрестән соң да һәрвакыт укучылар белән бергә булды, күп еллар завуч булып эшләп, бик күп яшь укытучыларны эшкә өйрәтте, бик күп төрле җәмәгать эшләре башкарды, ата-аналар арасында зур абруй казанды. Без аңа рәхмәтле», ди , ә шул чорларда участок инспекторы Фазылҗанов Шәрипҗан ага менә нәрсәләр сөйли: «Карадуганда Нәгыймә исемле бер укытучы бар иде. Авылдагы караклар, исерекләр, тәртипсезләр аннан шүрләп торалар иде. Усал хатын иде ул». Бу урында усал сүзе явыз дигән мәгънәдә түгел, ә дөреслекне яклаучы дигән мәгънәдә әйтелә, характерының уңай сыйфаты булып кулланыла.
Нәгыймә әби чын әни дә була белгән! Алар Рәхимҗан бабай белән алты бала: биш малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рәхимҗан бабайга кияүгә чыкканда, аларның йортлары да булмаган. Кияүгә чыкканчы, ятим кызы булганын белмәгән шул, белмәгән… Рәхим бабай сугышта чакта кызчыкның әнисе икенче берәүгә кияүгә чыккан. Рәхим бабай бу хәлне яшь хатынга белгертергә куркып йөргән. Нәгыймә әби яшьтән үк бик тәвәккәл була, кызы барлыгын белүгә, аны үзләре янына ала. Шулай итеп ул әни кеше булып куя, кызын яратып үз итә, мәктәпкә әзерли, тәрбияли. Үз балаларына гына түгел, ә үги кызына да чын әни була белә. Нәгыймә әби һәм аның үги кызы Рәйсәнең печән җыюларыннан бер эпизодны язып китәсем килә:
- Бүген печәнне бигрәк күп җыйдык, кызым, шулай бит. Син тырышканга шулай күп булды ул, менә күтәрә дә алмыйбыз. Бүгенгә печәнсез генә кайтыйк, ярыймы? Иртәгә иртүк арба алып килербез. Әйдә, кызым, кайтыйк инде, яме.
Нәгыймә әби тыштан шулай сөйләнә, ә җанында бөтенләй бүтән уйлар йөри. Печәннәре күплектән түгел, хәлләре беткәнгә берни күтәрә алмый алар. Ничек күп итеп җыймак кирәк? Урманның соңгы үләненә кадәр йолкып ташылган бит инде. Авыл кешеләренә килеп сыенырга, ярый авыл кырыендагы имәнлек бар әле. Сукмаклар белән ергаланып беткән инде ул. Көзгә кадәр җиләк яфрагы да калмый, анысы чәй ясарга җыела. Яфракны җыеп, өстенә таш бастырып куялар да, кызып каралгач, киптерәләр - шул буладыр чәй.
Нәгыймә йокымсырап йөргән хәлсез кызын, җитәкләп кайтыр юлга чыкты. Бу юлдан бик күп йөрде инде ул. Үзенең Рәйсәсе белән түгел, күрше кызы Налиә белән дә печәнгә күп бардылар. Үлән мулрак чакларда. Налиә шундый итеп күтәрә, печән бәйләме астыннан кызның аяклары да күренми. Бүген Нәгыймәгә кызын күтәреп кенә кайтасы иде дә бит, үз җегәре дә чамалы шул. Шулай булмаса, күбәләк куып уйнап кына йөрисе сабыйны печәнгә алып килер идемени?...»
Нәгыймә әби бүгенге көндә дә исән-сау, улы һәм килене тәрбиясендә акъәби булып яши. Аңа хәзер 94 яшь. Биш баласы да исән-сау. Аның 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Картлыгы кадер-хөрмәттә. Безнең дә, укытучыларның да олы киңәшчесе. Аны авылның "энциклопедиясе" дип йөртәләр, чөнки нәрсә кирәк булса да, без Нәгыймә әби янына киләбез. Ул бик теләп үзенең истәлекләре белән уртаклаша.
Резеда Йосыпова
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250