Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш елларында күрмәгәннәр аз калды

Мин - сугыш чоры баласы. Бүген инде 79 яшьтә. Әтием сугышта үлеп калды, әнием вафат. Сугыш елларында күргәннәрем гомер буена җитәрлек булды, һич онытылырлык түгел.

5-6 яшьләрдә инде без чана, уфалла тартып, әниләргә ярдәм итәргә тырыштык. Кыш көне иде. Әни белән чана тартып, урманга киттек. Салкын өйдә әтинең әтисе - сукыр бабай калды. Урман бездән 6 чакрым. Коры ботак төяп, урманнан чыгуга, каршыбызга урманчы очрады. Орышып кына калса да, түзәр идек, ат чанасыннан шешә белән керосин тартып чыгарды да, ботаклар белән бергә чанабызны да яндырды. Икәүләп елап, буш кул белән кайтып киттек. Икенче вакыт тагын чана тартып, икенче урманга киттек (өйне ничек тә җылытырга кирәк, ашау да казанда пешә бит әле). Ул урман таулы урында иде. Әни белән менә алмый тилмерәбез генә бит. Әни тарта, мин этәм, нәкъ җырдагыча. Шул чакта, үч иткәндәй, каравылчы килеп чыкты. Аны күргәч, елап җибәрдем. «Зинһар, тимә безгә, болай да газапланабыз», дидем. Рәхмәт төшкере, урыны оҗмахта булсын, ул безгә әлеге каһәрле тауны менәргә булышты. Әле бу исемә төшкән 2 очрак кына. Безнең ул еллардагы һәр көнебез сынау булды.
Мин үзем сугыш чоры балаларын (1928-1945) өч төркемгә бүләр идем.
1. Әтиләре төрле сәбәп белән сугышка бармаган балалар. Алар бу чорның иң бәхетле балалары булгандыр, мөгаен.
2. Әтиләре сугыштан исән-сау кайткан балалар. Болар, гомумән дә кадерле, бәхетле балалар. Дистә еллар әтиле булып яшәделәр, күпсенеп әйтүем түгел, әле дә яшәүчеләр бар. Ата назын да, хөкүмәт кайгыртуын да тойдылар, фатирлы-машиналы да булдылар, льготалардан да файдаландылар.
3. Бу төркем - гомер буе кимсенеп, әтисезлек, ятимлек, ачлык камчылавы астында яшәп, ни әти, ни хөкүмәт кайгыртуы күрмәгән, чын мәгънәсендә сугыш чоры балалары - әтиләре мәңгелеккә яу кырында ятып калган балалар. Бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә шушы төркем яклаучысыз.
Әтиләре сугыштан исән-сау кайткан берәү: «Бәхетсез булып тумаска кирәк иде!», - дигән иде. Бер бәхетсез - гел бәхетсез булмасын иде. Хөкүмәтебез безне дә искә алсын, чын сугыш чоры ятимнәренә тиешле статус биреп, ярдәм күрсәтсеннәр иде.
Фото: http://pobeda.krskstate.ru/slava/part3_13

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250