Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш яралары

Минем әти,Насретдинов Абзалтдин Насртдин улы 1911 елның 5 мартында Чүпрәле районының Яңа Чүпрәле авылында туган. Сугыш башланган көнне үк сугышка киткән. Сугышта булуын әтием, мин институтта укыганда, язып җибәргән иде.

Әтием язмалары
Гитлер Германиясенең безнең илебезгә һөҗүм итүе турында хәбәр килүгә мин сугышка киттем.
1941 елның 22июнь көнне безне җәйге лагерьдан Казанга алып киттеләр. Фин сугышына җибәрү өчен безне Ульяновск өлкәсенә лагерьгә өйрәтергә җибәргәннәр иде. Хәрби киемнәр бирделәр. 25 июнь көнне фронтка җибәрделәр. Безнең эшелон көнбатышка таба барды. Могилёв шәһәренә килеп җиткәнче безне туктаттылар. Немец самолетлары безнең эшелонны алга җибәрмәделәр. Без җәяү киттек һәм Могилёв янына килеп җитеп дошманга каршы бардык. Безнең дивизия ул вакытта зур территориядә урнашкан иде. (18 дивизия, 316 стрелковый полк, 1 батальон, 1 рота, 1 взвод. Полк командиры Максимов, комбат Дегтярев).
Безнең часть оборонада торганда,безгә немец самолетлары һөҗүм иттеләр. Дошманнарның самолетлары төрле яктан түбәннән очалар иде. Без оборонада торганда дошманнар безнең янга ук килеп җиттеләр. Сугыш башланганда немецларның техникасы безнекеннән күпкә кечлерәк иде. Шуңа карамастан безнең часть дошманнарның һөҗүмен берничә тапкыр туктатты. Солдатлар үлеп бетмәсен өчен безгә сайлаган позициядән чигенергә туры килде.
Дошманнарның һөҗүменә буйсынып. Без Орша станциясенә юл алдык. Ул вакытта фашистлар бөтен көчләрен Мәскәүгә юнәлдерде. Безнең частька бик көчле каршылык күрсәтеп сугышырга туры килмәде. Безнең группаларның камалышта калганын кайбер сугышчылар сизмәделәр дә.
Батальон командиры Дегтярёвның дөрес идарә итүе нәтиҗәсендә 1941 елның 14 июленең таңында без кечкенә төркемнәргә бүленеп дошман камалышыннан чыктык.
Иртән иртүк безне яңадан төркемнәргә бүлделәр һәм без һөҗүмгә күчтек. Безнең часть яңа яңа кораллар һәм танклар белән тәэмин ителде һәм берничә тапкыр дошманнарны тар-мар иттек. Мин алгы позициядә сугыштым һәм яраландым. Командир кушуы буенча мине санчастька озатып бардылар. Анда барганда ике яктан да бик каты аттылар һәм мин снаряд астында калдым,аңымны югалттым. Күпмедер вакыт аңсыз ятканнан соң күземне ачканда минем янымда командир басып тора иде. Өстемдәге туфракны какканнан соң, ул миңа торып басарга булышты һәм санчастька озатып куйды. Без килеп җиткәндә санчасть урынында юк иде. Безне, яраланучыларны, машиналарга утыртып Орш шәһәренең госпиталенә җибәрделәр. Анда минем яралы җиремне бәйләделәр. Мин яңадан сугышка кердем. Смоленск шәһәре янында мин тагын каты яраландым, контужен булдым һәм кабат аңымны югалтканмын. Аңыма килгәндә Смоленск госпиталендә ята идем. Смоленсктан самолет белән безне Вязьма шәһәренә китерделәр. Аннан поезд белән Казанга госпитальгә җибәрделәр.
Авырудан савыккач, 1942 елның язында, мине тагын, Мәскәүдән ерак булмаган, Волоколамск шәһәренә фронтка җибәрделәр. Волоколамскны азат иткәннән соң 1 июньдә безне ул фронттан алып частьләргә бүлделәр. Күпмедер өйрәткәннән соң Воронеж фронтына җибәрделәр.
1942 елның сентябрь башында Сталинград өчен көчле сугышлар барды. Күп тапкырлар дошманны чигенергә мәҗбүр иттек. Котлубана станциясе янындагы сугышларда мин каты яраландым. Уң кулымның ике бармагын граната кыйпылчыгы алып ташлады. Тагын биш җирдә граната кыйпылчыгы яралары бар иде. Каты яраланганнан соң, 1942 елның 20 нче сентябрендә Чиләбе өлкәсенең госпиталенә эләктем. Дәваланганнан соң, туган ягыма кайтып, тыл фронтында хезмәт күрсәттем.
*******
Сугыш беткәч, әти райкомда инструктор булып эшләгән, аннан соң МТСка замполит итеп билгеләгән, 1952 нче ены Яңа Чүпрәле авылына колхоз председателе итеп билгеләнгән, аннан соң Төке, Чепкас-Илҗмәт авылларында колхоз рәисе булып эшләгән. Яңадан район үзәгенә кайтып инкубаторны җитәкләгән, районның профсоюз председателе булып эшләгән. 1972 елдан пенсиягә чыкты. 1981елның ноябрендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250