Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры баласы Фатыйма Әхтәм кызы Бердыева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә (+бик күп фото)

Тумышы белән Яңгул авылыннан, бүгенге көндә килене Люция ярдәме белән Шеңшеңәр авылында гомер итүче Фатыйма Әхтәм кызы Бердыева 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.

Кояш кебек нурлы юбилярны күркәм бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов тәбрикләделәр, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм хәерле гомерләр теләделәр. Ил башлыгы Владимир Владимирович Путин һәм районыбыз башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллинның котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Котлауларга без дә кушылабыз. Фатыйма әби белән 95 яшьлек юбилеенда очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Сынаулы язмыш узган юбилярыбыз турында тулырак «Хезмәт»тән укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей Шеңшеңәр авылы