Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суны чәй өчен ничә тапкыр кайнатырга ярый?

Галимнәр бу җәһәттән әле дә булса бәхәс куерта...

- Безнеӊ өйдә иртән чәйгә дип чәйнеккә су тутырып кайнатыла да, ул көне буе җайлап кайнап утыра. Суынган булса, тагы шуны кайнатып алабыз. Бу дөресме, дип сорыйлар бездән.

Суның сыйфатын яхшыртуның төп ысулларының берсе — аны кайнату. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара.

Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итәргә мөмкин. Суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы кислород кушылмалары, киресенчә, кими. Ягъни берничә тапкыр кайнаткан су үлегә әверелә. Галимнәр дә бу җәһәттән әле дә булса бәхәс куерта.

Бәхәскә кушылмыйча һәм авырсынмыйча, чәй эчәр алдыннан чәйнеккә яӊа су салырга һәм кайнатып алырга кирәк. Беренчедән, сакланабыз, икенчедән, андый су тизрәк кайнап чыга.

Интернет челтәре битләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй