Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыңар аяклы дип тормадым, сәхнәләрдә биеп йөрдем, ди Нәзифә Бариева

Тормышның барлык авырлыкларын күреп, япь-яшь килеш сыңар аяк белән калган, бала югалту хәсрәтен күтәргән олы йөрәкле юбиляр бүгенге тормышыннан канәгать булып, рәхмәтләрен ирештереп яши

Бүген Бөрбаш авылында яшәүче Нәзифә апа Бариева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Тормышның барлык авырлыкларын күреп, япь-яшь килеш сыңар аяк белән калган, бала югалту хәсрәтен күтәргән олы йөрәкле юбиляр бүгенге тормышыннан канәгать булып, рәхмәтләрен ирештереп яши. Бер аяклы гына булса да бер эштән дә курыкмый ул, утынын да яра, бәрәңгесен дә казый. Нәзифә Бариевна сөйләгәннәрне тыңлаганда бүгенге тормышыбызга шөкер итәрлек икәненә тагын бер кат инанасың.

95 яшьлек олуг юбилей белән котларга килгән район һәм җирлек җитәкчеләре дә юбилярның үткән тормыш юлына соклануларын белдереп, 100 яшьлек юбилейда да очрашырга язсын дигән изге теләкләрен ирештерделәр.

Нәзифә Бариевнаның аягын нигә кискәннәр, улының соңгы бүләге нинди булган, болар һәм башкалар турында газетабыздан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев