Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөйкидә «Булгария» һәлакәте корбаннарына багышланган митинг була

Әлеге фаҗигадә 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е – балалар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Булгария» теплоходы һәлакәте корбаннарына багышланган митинг була.

Искә алу чарасы бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында, «Булгария» фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында узачак. Чара 10.30 сәгатьтә башлана.

  • 2011 елның 10 июлендә Кама сусаклагычында Сөйки авылы янында көндезге беренче яртылар тирәсендә «Булгария» теплоходы давылга очрады. Берничә минут эчендә су тулып, «Булгария» төпкә китте. Бу вакытта теплоходта 201 кеше булган.

«Арбат» һәм «Дунайский 66» суднолары «Булгария» теплоходы пассажирлары һәм экипаж әгъзалары утырган шлюпкалар яныннан узып киткән. Һәлакәткә юлыккан кешеләргә «Арабелла» лайнеры ярдәмгә килгән.  Исән калган пассажирларга беренче ярдәмне «Арабелла»да күрсәтәләр. Аларны ризык, кайнар чәй, кием-салым белән тәэмин итәләр.

  • Әлеге фаҗигадә 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е – балалар.

 

Фото: mchs.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгария