Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр Ир-егетләр булып калалар (+фоторепортаж)

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

Соңгы елларда мәктәпләрдә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар артты. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган як тарихын белү, аны өйрәнү мөһим, алар уку - укыту процессының нигезендә ятарга тиеш.

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу- Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; аны саклау, яклау теләге булдыру; милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау; җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”.

Укыту һәм тәрбия - бердәм процесс. Шуны истә тотып, укучыларга дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә. Безнең «Бакый Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназия”сендә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле кичәләр, очрашулар аша да бирелә. Гимназиядә үткәрелеп килә торган кичәләр, очрашулар, тәрбия дәресләре укучыларга хәрби - патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли. Ир-ат - гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат.

Солдат - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ ул. В.А.Сухомлинский: "Батырлык һәм тәвәкәллек - ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк,”- дип язган.

Февраль ае – гимназиябездә патриотлык ае дип игълан ителде. Шушы уңайдан гимназиябезгә “Грозный” крейсеры командиры, штаб начальнигы, 2 ранг капитан Павлов Андрей Петрович, штаб начальнигы, бронетанк гаскәрләренең рота командиры Мөхәммәтшин Рәис Гарифуллович, полиция подполковнигы, Әфган сугышы ветераны, эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә, 2011 елда ярты ел Чечен Республикасында ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында контртеррористик операциядә катнашкан район Әфганчылар Советы рәисе, “Балтач районының “Сугышчы - интернационалистлары” китабы авторы Дилүс Мәгъсүмович Гатиятуллин белән очрашу булды. Кунаклар үзләренең балачак еллары, мәктәптә, хәрби училищеда укыган вакытлары турында сөйләделәр, укучылар, укытучыларның сорауларына төгәл, аңлаешлы итеп җавап бирделәр.

Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый. Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау – һәр ир – егетнең иң изге бурычы. Элек – электән килгән канун бу. Безнең әби – бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара. Армиягә китүне дә дәрәҗәгә санамыйлар . Элек исә солдатка бармаган егет егет дип тә саналмаган. Андыйлар белән хәтта кызлар да йөрмәгән.
Ә безнең кунакларыбыз Андрей Петрович 29, Рәис Гарифуллович 27, Дилүс Мәгъсүмович 2ел Әфганстанда, 6 ай Чечняда Ватан алдында хәрби бурычын үтәгән.

Кечкенә генә Түбән Ушма авылында туып үскән, Советлар Союзында 4 әү генә булган “Грозный” крейсеры командиры, штаб начальнигы, 2 ранг капитан Андрей Петрович укучыларны Ватанны яратырга, укытучыларны хөрмәт итәргә, аларның киңәшләренә колак салырга өндәде. Агроном булып авылга кайтырга хыялланган, фотога төшерү, язу белән мавыгуы аркасында хәрби училищега барган җирдән танкист булып киткән штаб начальнигы, бронетанк гаскәрләренең рота командиры Мөхәммәтшин Рәис Гарифуллович сайлаган һөнәрләренә тугъры булырга, балаларның чын патриотлар булып үсүләрен теләде. Андрей Петрович ”Шулай да диңгез диңгез булып калачак”, Рәис Гарифуллович “Өч танкист” җырларын җырлап соклану хисләре уятты.

Полиция подполковнигы, Әфган сугышы ветераны эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткәндә 2011 елда ярты ел Чечен Республикасында ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында контртеррористик операциядә катнашкан район Әфганчылар Советы рәисе, “Балтач районының “Сугышчы - интернационалистлары” китабы авторы Дилүс Мәгъсүмович Гатиятуллин гимназиябездә укучылар көтеп алган, яраткан кунак. Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды. 11 нче февраль көнне 2 нче а, б сыйныф укучылары Дилүс абыйлары белән очрашып, аның Әфган сугышы турындагы истәлекләре белән уртаклашкан иде. Дилүс Мәгъсүмович очрашуга бик күп күрсәтмә материал алып менгән. Укучыларга аларның һәрберсен якыннан карап, тотып карау бәхете елмайды. Хәрби хезмәткәрнең шәхси даруханәсе, гранотомет тотып, шлемофон (танкист башлыгы), Әфганчыларның традицион киемнәре: яулык һәм паколь (баш киеме)н киеп фотога төштеләр. Әфган һәм Чечня сугышларында катнашып, чын сугышны үз күзләре белән күргән, сугышчан иптәшләрен югалткан батыр абыйларын укучылар кызыксынып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга балаларга аңлаешлы телдә, төгәл итеп җавап биргән Дилүс абыйларын укучылар сорауларга күмделәр.

Очрашу ахырында һәр сыйныф районыбыз горурлыгы булган Ватан сакчылары белән истәлекле фотога төште.

Солдат теле белән сөйләшкәндә
Сынау аша ныгый аралар,
Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр
Ир — егетләр булып калалар.

Районыбызда, үзебезнең арабызда шушындый ир-егетләр булганда гимназиябездә укучы малайларыбыз чын Ватан сакчылары булып үсәрләр, очрашуга килгән безнең көн геройларын үзләренә өлге итеп алып, туган җирләренең чын патриотлары булырлар дип ышанып калабыз.

Ләлә Фәйзрахманова,
Башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фото:автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец. Шундый матур эчтэлекле мэгнале итеп язылган. Рэхэтлэнеп укыдым. Рэхмэт сенлем. Беркайчан да онытмагыз бу егетлэрне.

    Теги: 23 февраль