Сынауларны җилкән итеп
Алар гаиләдә дүрт туган- бер егет; өч кыз штурвал артында, иген кырында комбайнчы әтиләреннән хезмәт тәрбиясе алалар.
1976 елда, 9 сыйныфны тәмамлагач, җәйге ялларда комбайнчы ярдәмчесе булырга карар кылып, Нормабаштан 3 егет Кили паркына эшкә төштек. Мине Пүскән авылыннан комбайнчы Харис абыйга беркеттеләр. Харис абый бик тырыш, таләпчән, шуның өстенә бик кызу кеше, эшләгәндә бар да кирәк була дип, нинди гайка, болт һәм запчастьлар бар, барысын да җыя, туплый иде. Салавыч басуыннан кайткан вакытта, комбайн белән аларның өйләре янына туктап алдык. Капкадан каракучкыл малай күренде. — «Исеме Рифкать, малай маладис, өй эше аның өстендә, бераздан минем янга төшәр инде, ярдәмчегә кеше эзләп йөрисе булмас», дип Харис абый безне таныштырганда бераз мактанып та алды.
Менә шул вакытлардан 50 елга якын вакыт узып та киткән. Безне капкадан чыгып каршылаган малай инде ир уртасы булып җитешкән. Йортның тоткасы булган Харис абый да, Асия апа да инде күптән бакыйлыкка күчтеләр, тәрбияләп үстергән дүрт кыз – Нурия, Наҗия, Вәсилә, Миләүшә төрле якка кияүгә чыгып, үз гаиләләре белән яшиләр. Рифкать исә төп йортта, тормыш иптәше Рушания белән авылдашларга үрнәк булып, бер итеп яшәп ята.
Харис абыйның сүзе дөрес булды, 6 сыйныфны тәмамлауга, Рифкать әтисе янында, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Мәктәптә, Норма училищесында укыганда да ул җәй-көз әтисе белән иген кырларын гизә, аның уң кулы була. Укуын тәмамлауга, үзен «старшой» итеп, комбайнга билгелиләр. Аннан инде армия сафлары. Әле бүген дә ул чор вакыйгаларыннан йөрәк яралары төзәлмәгән, күпләрне тормыш иләгендә иләгән Әфган сугышы... Ике ел да ике ай йөреп кайта Рифкать ут эченнән. Ул вакытларны бик искә алырга яратмый ветеран. Канлы хатирәләрен күңел түрендә саклап, әфганчы дуслары белән очрашып, күрешеп, аларның хәлен белеп тора. Шуның өчен дә әфганчылар арасында ихтирамга лаек-лы шәхес ул.
Рифкать Әфган сугышында йөргәндә, соңрак Әтнә техникумында укыганда Харис абый ярдәмче итеп бер-бер артлы өч кызын кырга алып чыга. Гаиләдәге бер егет, өч кызны штурвал артында утыртып, иген кырында хезмәт тәрбиясе биргән мондый очрак районда гына түгел, мөгаен, республикада бердәнбер булгандыр.
1989 елның башыннан Рифкатьне Тимирязев исемендәге хуҗалыкның ул вакыттагы рәисе Сәйдәш Исрафилов инженер-технолог итеп билгели. Менә 34 ел инде ул шушы җаваплы хезмәттә. Хуҗалыктагы машина, трактор, төрле авыл хуҗалыгы машиналарының төзеклеге, һәрвакыт сафта булуы, аларның механизаторлар белән тәэмин ителүе, җиренә җиткереп эшләүләре – бар да аның өстендә. Тырыша, барысына да өлгерә ул. Район хуҗалыкларындагы үзе кебек белгечләр белән дә якыннан аралаша Рифкать, көндәлек бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Дөрес, һәр башлангычта гаиләң ныклы терәк булмаса, инде дүртенче хуҗалык җитәкчесе белән уртак тел табып эшләү җиңел булмас иде. Тормыш иптәше, Борнак кызы Рушания Пүскән башлангыч мәктәбендә хезмәт куйганда да мактаулы булды. Аның кечкенә укучылары куйган спектакльләрне карарга әсәрләрнең авторларына кадәр килеп, хәйран калып китәләр иде. Норма мәктәбенә күчкәч тә, Рушания бу эшен дәвам итте. Узган ел танылган язучы, драматург Галимҗан Гыйльманов Норма урта мәктәбендә үзенең чираттагы пьесасын сәхнәләштергән укучылар тамашасын карап, Рушаниянең хезмәтенә, балаларның осталыгына зур бәя бирде.
Гаиләнең горурлыгы – уллары Рифнур кечкенәдән хезмәт сөеп үсте, әтисенең тормыштагы бар «хобби»ен үзләштереп, аның юлын дәвам итә. Бүген ул башкалада, юл иминлеге сагында эшли, тормыш иптәше Рәсилә белән ике ул үстерәләр. Мәктәп елларында әтисе белән бергәләп уйнаган шахмат тактасында инде аның олы улы Әмирхан фигураларны бик оста йөртә, «мат» куярга да мөмкин. Пүскән авылы хоккей командасында әтиле-уллы уйнап йөргән чаклары да бар иде аларның. «Хоккей җене» кагылган Рифкать егерме елдан артык авылның хоккей командасын булдырып, мөмкинлекләр табып, бүген дә ярышларда катнашуларын тәэмин итә. Осталыкларын чарлаган егетләрнең кайберләре башка командалар өчен чыгыш ясаса, алар урынына яңа яшьләрне тарта, өйрәтә, үзенең киңәшләрен бирә.
Хуҗалыкта абзар тулы мал-туар, ишегалдында чеби-биби, үрдәк-каз... Җәй җитүгә хуҗалары кебек иртән торып, бакчада тезелеп торган умарталардан безелдәшеп бал кортлары басу-кырларга, бал җыярга очалар. Бар да җитеш, бар да яхшы кебек. Әмма моннан берничә ел элек булган юл фаҗигасендә кызлары Руфинә һәлак булганнан соң, аяз тормыш күген караңгылык каплады. Кулларыннан бар эш төште шул чакта, ярый әле туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре ярдәмгә килделәр. Бер-берсенә терәк булып Рифкать белән Рушаниянең бу авыр сынауны сабырлык белән узуларын телибез.
Ел саен Пүскән авылында зурлап Сабан туе уза. Авыл халкы, авылдан чыккан, нәселе шушы җирлеккә тоташкан читләрдә яшәүчеләр, кунаклар, бар да җыелышып, бәйрәм итәләр. Дистә еллар килгән гадәт буенча, бертөркем якыннары, дуслары Рифкатьнең хуҗалыгында булып, чәен эчеп, балын капкалап, элеккечә аның «ачысын» да тиешенчә татып, бәйрәм төсе кертәләр, киләсе елга да шушында исән-имин очрашырга язсын, дип теләкләрен җиткерәләр. Шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев