Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сырхауларны ятарга салганда тырнакларына кадәр кисә идек»

Казахстаннан гына да өч машина кайтканнар

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Сәйдәбану Ганиева гомеренең туксанынчы бас-кычын сокланып туймаслык дәрәҗәдә матур итеп билгеләп үтте. Һәр килгән кунакны Шушмабаш авылында яшәүче туганнан туганы Нәфыйгаттәй белән каршы алды, бергә фотоларга төштеләр, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Сәйдә әбинең инсульт кичерүе генә сөйләшүенә бераз комачаулый, әмма ул ничек тә үзендә көч тапты, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов белән дә куанып аралашты, район башлыгы исеменнән бүләкләр кабул итте, социаль яклау мөдире Алсу Гатиятуллина, район үзәк хастаханәсе вәкиле Рәшит Шәфигуллин белән дә күркәм әңгәмә корды.

Сәйдәбану әбине районның өлкән буыны яхшы белә, урта яшьтәгеләр дә хәтерли булыр. Чөнки Сәйдә апа гомере буе район халкына игелекле хезмәт кую өлкәсендә – сәламәтлек сагына үз өлешен керткән кеше – район үзәк хастаханәсендә сестра-хозяйка булып эшләде ул. Бистә үзәгендәге иске хастаханәдә эшләгән елларын да күпләр хәтерли торгандыр әле.

– Элек без эшләгәндә тәртип бик катгый иде, авыру кешене больницага салганда аның тырнакларын кисәсе, чәчләрен карыйсы иде, – дип искә ала Сәйдә апа хезмәт елларының авырлыгын. – Бет котырган елларда бик яман булды. Ул чакта бу чиргә каршы шәфкать туташы Роза Садыйкова белән бергә көрәштек. Бар авырлыкны җиңеп эшләдек, пычрак хезмәт дип тормадык, вазифабызны ялт итеп, чиста итеп башкардык.

Курмала якларында эшләгәндә үзе шәфкать туташы, үзе табибә дә булырга туры килә аңа. Медпунктларны кышын җылытасы, утын юнәтәсе, ярасы, өясе. Авырлы ханымнарга бала табарга булышучы да нәкъ менә Сәйдә апа булган. «Унсигез тапкыр корсак төшерткән, төрмәдә утырып кайткан хатынга да бала таптырттым», ди ул.

Бүгенге көндә Сәйдә әби килене Сания һәм Алмаз оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Бик рәхмәтле ул балаларына, киленен дә бик мактый, күп бала әнисе Сания безнең алда ук кып-кызыл розалар бүләк итте әбисенә. Әбидәге онык, оныкчык! 7 онык, 18 оныкчык, оныкчыкларының да инде 6 баласы бар. Сокланып туймаслык! Казахстаннан гына да мәрхүмә сеңлесенең балалары һәм оныклары өч машина кайтканнар. Юбилейны, әбине зурлап, кафеда үткәрделәр. Сәйдә әбинең юбилее ике кызы Әлфия белән Суфия, кияүләре, оныклары тырышлыгы белән гаҗәеп матур бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр