Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таң белән бергә уянсаң...

Таң белән бергә уянсаң... ашың пешәр, ди халык. Хак сүзләр. «Татарстан» җәмгыятенең алдынгы механизаторы Рафаэль Сабирҗанов та әлеге кануннар буенча яши һәм эшли.

Яңа Салавычтан Рафаэль Сабирҗанов инде ике дистәгә якын ел «Татарстан» җәмгыятендә тырышып хезмәт куя. Ел әйләнәсе хезмәттә, диләр аның хакында җәмгыять белгечләре. Элегрәк «К-700» тракторында эшләсә, хәзер «К-744» маркалы тимер атны иярли. Җәмгыять җитәкчелеге яз һәм көз айларында иң җаваплы эшләрне Рафаэль әфәндегә ышанып тапшыра. Хезмәтенә тел-теш тидермәүче механизатор язын ике мең гектар мәйданда дым каплатса, гомуми башкарган хезмәте 2460 гектарны тәшкил итә. «Татарстан» җәмгыятенең көзге җир эшкәртү планын кыска срокларда үтәп чыгуында да Рафаэль Сабирҗановның өлеше бик зур. Чөнки районыбыз күләмендә иң күп җир эшкәртүче механизатор ул. Аның исәбендә 1390 гектар эшкәртелгән җир бар. Кышын исә ул «ДТ-75» тракторында эшли. Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, үзенә ышанып тапшырылган эшне намус белән башкаручы Р.Сабирҗановның хезмәте җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә. Туган авылының патриот улы һәр көн эшкә ашкынып бара, шатланып өенә кайта. Чөнки эшендә генә түгел, гаиләсендә дә абруе зур аның. Хезмәт төбе хөрмәт дигән сүзләрнең асылын кечкенәдән аңлап үскән балалары исә Рафаэль әфәнденең олы куанычы һәм ярдәмчесе дияргә кирәк. Рафаэль Сабирҗанов алдынгы механизатор, үрнәк гаилә башлыгы булу өстенә балта остасы да әле. Җәмгыять эшеннән бушаган арада әлеге кәсеп белән шөгыльләнергә дә вакыт таба ул. Һәрнәрсәгә вакыт тапканга, ә иң мөһиме, таң белән бергә уянганга күрә йорт-җире, каралты-курасы һәрвакыт төзек, эштәге уңышлары бихисап, гаилә тормышы һәрчак бөтен аның.
Рәсемдә: Рафаэль Сабирҗанов үзенең «тимер ат»ы янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250