Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиблар армиягә китә

30 ноябрь көнне яшь табиб Артур Гарифуллин армия сафларына китте.

30 ноябрь көнне яшь табиб Артур Гарифуллин армия сафларына китте. Артур Балтач гимназиясендә белем алды. Киров дәүләт медицина университетында укып, табиблык һөнәрен үзләштерде. Киров каласында балалар диагностика үзәгенә эшкә урнашып, әле бер генә ай эшләгән иде, инде менә армиягә дә алдылар үзен. Артур ЛОР табибы. Заман зәхмәтенә әверелгән коронавирус чиренә каршы ясалган вакциналарны өйрәнүдә дә катнашты, әлеге чир белән авыручыларны дәвалады, башлангыч чорында хастаханәләрдән чыкмый, өенә дә кайтмый дәвалады сырхауларны. Гамәли практикалары шулай үтте Артурның. Моның өчен зур рәхмәт аңа.

Инде менә ноябрьнең соңгы көнендә, иртәнге сәгать биштә, Балтач Артурны һәм тагын күпләп лачыныбызны Ватан сагына озатты. Исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз, батырлар! Армиягә бару - үзе бер батырлык ул! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт