Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигать министрлыгы һәм Роспотребнадзор пластикны кулланудан алырга тәкъдим итә. Ни өчен?

Россия Табигать министрлыгы һәм Роспотребнадзор Россия Президенты каршындагы Советта пластик калдыклар проблемалары буенча үз позициясен тәкъдим итте. Икенчел эшкәртү үссә дә, таркалмый торган пластикның төп өлеше чүп полигоннарына җибәрелә, җиргә һәм диңгезләргә эләгә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шуңа күрә ведомстволар акрынлап пластмасса куллануны киметергә һәм бер тапкыр кулланыла торган полиэтилен пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба җитештерүне һәм куллануны тыярга тәкъдим итә. Алмашка күп тапкыр кулланыла торган савытлар һәм таркала торган полимер материаллар җитештерүне үстерү киңәш ителә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, моннан тыш, азык-төлек калдыкларын һәм биоэнергетика чыганагы буларак кирәк булмаган продуктларны куллану буенча закон нормаларын эшләргә кирәк дип саный.

Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188281/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев