Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатькә битарафлык күрсәтмик (фото)

Районыбызда су коенырга рөхсәт ителгән җирләр булмауга карамастан, барыбер дә су коенасы, рәхәтләнеп ял итәсе килә шул.

Билгеле булганча, Шубан, Сосна, Көек һәм Кара Күл иң яратып су коена торган җирләр булып тора. Кичә үзебез дә Сосна плотинасы янына бардык. Көннең кичкә авышкан мәлендә табигать тагын да матурая төшә. Ләкин әлеге гүзәллекне сулык янындагы чүпләр боза. Кая карама шешәләр, чипсы, көнбагыш каплары һәм башкалар. Шушы әйберләргә тап булганнан соң бер генә сорау туа, ял итәргә килгән җирдә үз артыңнан чүп калдырып китү бик кирәкле эш микәнни? Табигатькә кешенең битарафлыгын күреп күңел әрни. Ә бит ул безнең тирә-юнебез һәм балаларыбызга калдырасы мирасыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250