Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатьне саклауда безнең өлеш

2013 нче елның октябрендә Amway компаниясе Россиядә "Киләчәк өчен җаваплы" ("В ответе за будущее") дип аталган үзенең ярдәм фондын ачып җибәрде. Әлеге фонд "Балаларга мәхәббәт белән" "Киләчәккә өмет белән", "Табигатькә ярдәм " программаларын тормышка ашыра. "Табигатькә ярдәм " программасы су ресурсларын саклауга юнәлдерергән. Әлеге программа кысаларында фонд сулыкларның тирә-юнен чистарту...

2013 нче елның октябрендә Amway компаниясе Россиядә "Киләчәк өчен җаваплы" ("В ответе за будущее") дип аталган үзенең ярдәм фондын ачып җибәрде. Әлеге фонд "Балаларга мәхәббәт белән" "Киләчәккә өмет белән", "Табигатькә ярдәм " программаларын тормышка ашыра.

"Табигатькә ярдәм " программасы су ресурсларын саклауга юнәлдерергән. Әлеге программа кысаларында фонд сулыкларның тирә-юнен чистарту буенча "Чиста яр буе- чиста су" волонтерлык акциясен уздыра.

Балтач районында эшләп килүче Amway компаниясе лидерлары: Рәйсә һәм Азат Сабировлар, Рашит һәм Гөлүзә Шигаповлар, Рәзинә һәм Рәлиф Галимуллиннар, Розалия һәм Рифат Минмуллиннар, Гөлназ һәм Фаил Кариповлар, Казаннан кайткан, бу бизнеста безне әйдәп баручы, хөрмәтле кешеләребез Мәүлидә һәм Раил Хәмидуллиннар да әлеге программага теләп кушылдык.

Бу эшебезне, Сабиров Айрат җитәкчелегендәге, район экологлары да хуплап, күтәреп чыктылар. 10 нчы июльдә Нормабаш плотинасының яр буйларын җыештыру эше оештырылды. 10 капчыктан артык чүп-чар җыелды һәм давыл нәтиҗәсендә сынган, ауган агачлар җыештырылды. Без әлегә башкарылган кечкенә, әмма табигатебез өчен файдалы булган бу чарабызны зур эшебезнең башлангычы булыр диеп өметләнәбез. Табигатьне саклау, аны чиста тоту, яклау - бу безнең изге бурычыбыз. Рамазан аенда башлап җибэргән эшебезне киләчәктә дә актив рәвештә дәвам итәрбез.


Amway компаниясенә 1959 нчы елда нигез салынган. Россиядә 2005 нче елның 15 нче мартыннан эшли. Компания югары дәрәҗәле сыйфатка ия булган, биологик таркалуга сәләтле, экологик яктан зарарсыз булган эффектив, эксклюзив һәм экономияле продукция эшләп чыгара. Компания җитештергән продукция кешеләр өчен өч төп өлкә: Йорт, Сәламәтлек һәм Матурлыкка юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250