Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагашурлылар үз авылларының патриотлары (+фоторепортаж)

Үзе кечкенә генә булса да, яшәеше белән таң калдырды Тагашур авылы. Нибары 29 хуҗалыктан гына торган авыл киләчәккә зур өметләр белән янып яши, ә иң мөһиме, килеп туган проблемаларны хәл итүдә җитәкчелеккә мөрәҗәгать белән чыгып, аны чишү юлларын бергәләп эзли.

Тагашур авылына булган кыска гына сәяхәтемдә мин җирле халыкка соклану хисләре кичердем. Барысы да ал да, гөл икән дип уйлый күрмәгез. Проблемалар да юк түгел биредә, әмма аларга кадәр авыл халкының тормышы, бүгенгесе, киләчәккә булган планнары хакында бәян итим әле.

Табигатьнең бик матур җиренә урнашкан Тагашур авылы. Олы юл читеннән шактый ерак булганга күрә башка бер дөньяда яши кебек ул. Иркенлек, тынлык, хозурлык... Авыл читендә гөрләп эшләп килүче ферманы күрү беренче гаҗәпләнүем булды. Нигездә, кечкенә авылларда фермалар да юкка чыга, дөресрәге аны зуррак авылларныкы белән берләштерәләр. Ә монда ферма үзе бер зур хуҗалыкны хәтерләтә.

Гаҗәпләнүләремә каршы ферма мөдире Валерий Митрофанов:

- Без гел камилләшүгә таба барабыз. Яңа фермалар төзү белән беррәттән, искеләрен төзекләндерәбез. Авыл халкын эш белән тәэмин итүче зур бу объект безнең тулы канлы тормыш белән яшәвебезгә сәбәпче.

Ни кызганыч, заманында гөрләп эшләгән мәктәп, клуб ябылган. Балалар саны азаю гына түгел, биналарның шактый искерүе дә сәбәп булган.

- Бүгенге көндә 18 яшькә кадәрге 27 бала бар, балалар бакчасы яшендә 12 бала, шуларның дүртесе күрше Чепья авылына бакчага йөри, ә калганнары өйдә тора. Туучылар саны да начар димәс идем, Тагашур кебек кечкенә авыл өчен 2-3 сабый туу начар күрсәткеч түгел, - ди фельдшер Римма Закирова.

2014 елда модульле яңа ФАП салганнар. Кибетләре гөрләп эшли, анысы район кулланучылар җәмгыятенеке икән.

- Бар нәрсә бар, кирәк әйберне заказ белән кайтартып була, без бик риза, - ди Валерий Егорович.

Клуб юк дип мәдәниятне онытып бетерми тагашурлылар. Ялт иттереп Яңа елын да, Сабан туен да, Пасхасын да үткәрәләр биредә. Район социаль яклау бүлегендә эшләүче авылдашлары Наталья Закирова тырышлыгы белән Яңа ел бәйрәмендә ферма йортына бөтен авылдашларын җыеп зур бәйрәм ясаганнар. Инде бүгенге көндә Пасхага зур әзерлек эшләре бара. Аны да югары дәрәҗәдә оештырырга дип янып йөриләр.

Авылда яшьләр каламы, дип кызыксынам авыл халкыннан. Алар исә бертавыштан: "Калалар, клубны ремонтларга алынубызга да яшьләр сәбәпче, диләр. Тагашурлылар иске клубны ремонтлап, мәдәният учагын торгызып җибәрү идеясен "Труд" җәмгыяте җитәкчелегенә ирештергәч, Рашит Һадиев ярдәм кулы сузарга ышандыра.

Элегрәк клуб мөдире вазифасына кеше таба алмаган булсалар, бүген инде җитәкче дә табылган, элек укытучы булып эшләгән Ирина Конькина бу хезмәткә алынырга әзер, клубны ремонтлаганны гына көтәсе калган.


Авыл урамнарын төзекләндерүгә башка җирлекләрдәге кебек үк үзара салым акчасы ярдәмгә килгән. Чишмәләрне тәртипләп торуда да бердәм күмәк эшләр башкаралар. Кыскасы, шатлыкта да, кайгыда да бергә авыл халкы. Мәдәниятле, укымышлы, иң мөһиме, үз фикерен әйтүче халык яши биредә. Ә менә һәр йортка "Азьлане" газетасы килү патриотлар булуын да дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250