Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тагын бер генә төшик инде»: Таудан шуганда нәни кыз һәлак булган. Аллам сакласын!

8 яшьлек кыз белән аның 10 яшьлек абыйсы бер тюбингка утырып таудан шуганда фаҗига була.

1 гыйнварда Новосибирск шәһәрендә 8 яшьлек кыз бала таудан шуганда һәлак булган. Аның 10 яшьлек абыйсы имгәнгән, малай хастаханәдә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Без — минем бергә яши торган ирем һәм нәни туганнарым белән таудан чана шуарга бардык. Башта барыбыз бергә шудык, бар да яхшы иде. Тауда тагын башка өлкәннәр һәм балалар да шуды. Без китәргә җыенгач кына, балалар „тагын бер генә шуарга“ сорады. Без рөхсәт иттек. Балалар икесе бергә тюбингка утырып төшеп китте, без алар артыннан шудык. Балалар аяклары белән тормозлый башлады, тюбинг кырыйга китте һәм тимер коймага бәрелде. Без алар янына йөгереп бардык, сеңлем канга баткан иде. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырдык, ләкин соң икәне билгеле иде инде», — дип сөйли балаларның апасы.


8
Аның сүзләренчә, ашыгыч ярдәм бик тиз килеп җиткән, ун минут чамасы гына узгандыр. Табиблар таудан читтәрәк туктала, аннары алар елгадагы боз буйлап җәяү килә. Реаниматологлар баланы терелтергә маташа, тик коткара алмый.

«Мин әле дә ышана алмыйм. Миңа ул исән кебек. Ул каядыр киткән һәм тиздән кайтыр кебек», — ди бу хатын.

Хәзер әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Баланы якын арада җирлиләр. 

Фаҗига баланың барлык якыннары өчен шок була. Аның белән бергә таудан төшкән абыйсы да бик борчыла. Аны хастаханәгә илткәннәр. Табиблар җитди имгәнү булмавын әйткән. 

«Әлбәттә, без үзебезне гаеплибез. Ләкин без болай булыр дип күз алдына да китерә алмадык. Бу — бәхетсезлек очрагы, һәркем белән булырга мөмкин. Хәзер социаль челтәрләрдә безнең турында ни язганын күрәбез, безгә дә бик кыен. Ләкин безгә ярдәм итәрдәй кешеләр дә табылды», — ди бу хатын. Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/04-01-2021/tagyn-ber-gen-t-shik-inde-taudan-shuganda-n-ni-kyz-lak-bulgan-5797183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев