Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын этләр турында!

Социаль челтәрләрдә Балтачыбызда бәйсез этнеӊ хужалыкларга кереп, тавыкларын ботарлап чыгулары турында видео пәйдә булды. Бу уӊайдан этдәрне тоту турында кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез.

Матур көннәребезнеӊ ямен җибәрмәс һәм хастаханә юлларын таптамас өчен хужалыкларда булган этләрне тотуда гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Иӊ беренчесе һәм әһәмиятлесе – этләрне бәйсез җибәрү катгый рәвештә тыела. Әгәр инде этләрне йөртү өчен алып чыгасыз икән, аларга борынчык –«намордник» кидерү мәҗбүри. Бу үтәлмәгән очракта эт хуҗасы административ штрафка тартылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта һәр этнеӊ ветеринар паспорты булуы сорала. Ветеринария табибы бу паспортка этнеӊ туган елы һәм ветеринар эшкәртүләр(суалчанга, котыру чиренә һәм башка йогышлы авыртуларга каршы чаралар һәм прививкалалар) турында мәгълүмат кертә. Шулай ук этнеӊ кушаматы, токымы, нинди төстә булуы языла. Этләрдә була котыру, чума, инфекцияле гепатит һәм башка күп төрле авыруларга каршы вакцинация үткәрү сорала. Аныӊ исемлеге Балтач район ветеринария үзәгендә бар.

Сораулар килеп чыккан очракта ветеринария табибларына мөрәҗәгать итүегез сорала.

Балтач район ветеринария идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев