Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын карлар-бураннар булып урам тулса, кая шалтыратасы?..

Сабыр итегез дидем мин аларга...

“Исәнмесез! Бу авыл урамнарын нигә чистартмыйлар. Берәр хәл булса кычкырып янып бетәләр бит. Бу Таузар иле авылыннан хәбәр. Кичә килгән трактор әзерәк чистарта алды. Әмма Югары очлар, 1 май урамын чистарткан кеше юк Аны кемгә шалтыратып әйтәсе?”

Буранлы көннәрдән соң бер атна вакыт узды инде. Хатирәләре булып эттерелгән кар өемнәре генә калды. Алары да эчкәре, ерак урамнарда. Әлеге хатны алгачтын да шалтыраттык Таузарга, авыл урамнары ялт иткән, тагын кемгә нәрсә җитми, диде авыл кешеләренең берсе. Февраль буранлы ай, алда тагын урамнарны кар күмәргә мөмкин бит, шуңа күрә Карадуган авыл җирлеге башлагы Шамил Низамиев белән дә сөйләшеп алдык.

Безнең җирлеккә кергән авыл юлларын чистарту буенча “Игенче” хуҗалыгы тарафыннан махсус техника билгеләнгән. Шуңа ул яктан проблема юк, ә 1 май урамына килгәндә, җәмгыять техникасының гына карны эттереп бетерергә көч-куәте җитмәде. Сабыр итегез, ничек тә хәл итәрбез, дидем, һәм “Агрохимия”дән куәтле техника юнәтеп, урамны ачтырдык. Хәзерге вакытта урам ялт иткән. Инде дә урам мәсьәләсендә сораулар булса, авыл җирлеге башлыгына, ягъни миңа шалтыратсыннар иде”.

Тагын бер әйтәбез, урамнарны кардан арчу мәсьәләсендә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать  итәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам