Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таһирә Зиннәтова: “Күрше-тирә ялгыз итми”

Югары Сәрдеккә баргач, иң өлкән кеше - 85 яшьлек Таһирә Зиннәтова янында булдык. Ул шушы авылның чын патриоты: Югары Сәрдектә туып-үсеп, гомере буе шушында яшәгән, эшләгән, үз бәхетен биредә тапкан.

Таһирә апа колхозда төрле эшләрне башкарган, сарык фермасында да хезмәт куйган. Борис Семенов белән тормыш корган. Инде аның гүр иясе булганына да шактый еллар үткән. "Балаларыбыз булмады. Тормышның төрле чагын күрдек. Эшләп яшәгәндә тормыш алып барып була ул. Заманында сарыклар да асрап тордым, хәзер юк инде. Күршедә генә диярлек яшәүче бертуган энем Фердинантның гаиләсе гел ярдәм итеп тора. Бакчамдагы печәнемне чабып алалар, күрше-тирә авыл кибетләреннән кирәк-яракны, азык-төлекне алып кайтып бирәләр. Өемә газ плитәгә кадәр генә килә, ә салкыннарда мичкә утын ягам, ел саен бер арба утын сатып алам. Су да кермәгән, күршедәге Наилләрдән алып чыгам ", диде тыл ветераны.

Берьялгызы яшәсә дә, Таһирә әбине авылдашлары ярдәменнән ташламый. Бар гозерен дә тыңлыйлар, авырсынмыйлар. Шуңа да аларга бик рәхмәтле. Ул аларның бер булып яшәвенә куана. "Зиратыбызны да чистартып, ялт итеп тоталар. Авылда чыккан эшмәкәрләребез Раушания, Ришат ярдәме белән ир-егетләребез коймалап алдылар, төзекләндерделәр", ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250