Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Так күкрәгеңә! Оялма!

Безгә дә өләшсеннәр иде әле, чын күңелдән тагар идек...

Инде бер атна була  торгандыр районда  волонтерларның бәйрәмне якынайтып  Җиңү тасмалары тагып йөри башлавына. Кемнәрдер аны горурланып тагып йөри, кемнәрдер оялам, ди. Оялмаска кирәк, депутатлар бит күкрәк билгеләрен бер дә салмый, Син дә  илеңнең патриоты бул, синең дә бит бабаң, әбиең (әтиең яки әниең сугыш чорларын кичергәндер) дәһшәтле елларның шаһиты булган, ил азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында батырларча һәлак тә булгандыр...  Безгә дә өләшсеннәр иде әле, чын күңелдән тагар идек, тик нигәдер редакциягә кадәр килеп җитә алмыйлар, әллә тасма бетә, әллә үзләре аралар... Шаярып кына әйтү, зыян юк, сатып алып тагарбыз! Ә менә волонтер балаларга чын күңелдән рәхмәт, җәмгыятьтә аларның  күркәм гамәлләр кылуларын еш күрергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү тасмасы