Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Такси хезмәте бәяне арттыра

Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Ләйсән Абдуллина җавап бирде.

Такси хезмәте бәяне арттыра

Сорау: Берара «час-пик» вакытында такси хезмәте бәяне билгеле бер сумманың яртысы кадәр арттырды, мәсәлән, 100 сум урынына 150 сум түлисе булды. Сезнең караштан дөрес әйбер идеме бу? Бу дөньяда кешелеклелек турында сүз дә була алмый, аңлыйбыз, һәркем уңайлы мөмкинлектән чыгып, акча эшләргә омтыла. Ләкин «час-пик» вакытларында һаман дә шул бер клиентлар йөрергә мөмкин бит, бер дә такси хезмәте акцияләр игълан итми, сез даими клиент дип ташламалар ясамый, югыйсә...

Җавап: "Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында»гы Федераль законның 24 маддәсе нигезендә (29.12.2022 N 580-ФЗ), җиңел таксида тәүлек вакыты, атна көннәре, уңайлылык классы һәм ташуның башка үзенчәлекләрен исәпкә алган тарифлар ташучылар, ягъни такси хезмәте тарафыннан эшләнә, бәяләрне ташучы билгели. Ташучы җиңел такси йөртүгә тарифлар турындагы белешмәләрне аларны куллану башланырга өч эш көненнән дә соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге үз сайтында, ә мондый сайт булмаган очракта — җиңел таксига заказ бирү хезмәте сайтында урнаштырырга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елның 1 сентябреннән законнарда такси хезмәте күрсәтүгә кагылышлы яңа үзгәрешләр үз көченә керде (24.06.2023 № 278-ФЗ Федераль закон). Хәзер җиңел такси өчен ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү кертелә (алга таба — ОСГОП). Аның максаты — пассажирлар йөрткәндә аларның гомеренә, сәламәтлегенә, мөлкәтенә китерелгән зыянны каплауны тәэмин итү. 

2024 елның 1 сентябренә кадәр җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлек әлеге закон тәэсире астына эләкмәгән. Бу такси ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү шартнамәсе (ОСАГО) кысаларында гына җавап тотуын аңлата, ә кеше юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган очракта максималь компенсация ташучы гаебе белән 500 мең сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, яңа кагыйдәләр нигезендә, 2024 елның 1 сентябреннән ОСГОП килешүе региональ җиңел таксилар реестрына кертелгән һәр автомобильгә төзелергә тиеш. Аны рәсмиләштерүгә ике ай бирелә. Соңгы срок — 2024 елның 31 октябренә кадәр.

Документ булмаса, билгеләнгән вакыттан соң йөртүчене ташучылар реестрыннан төшереп калдырырга мөмкиннәр. Полис булу-булмавын ЮХИДИ һәм башка контроль хезмәтләре мәгълүмат системасын кулланып контрольдә тотачак. 

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучы почмагы җиңел такси