Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тал бөресе, тал бөресе....Талныкы түгел шул әле монда...

Аның каравы гаилә белән бергә урманга барып, карлар ерып, ял итеп, нарат исләре иснәп, кышкы каеннарга сокланып кайттык....

Җайлы эш булса аңа багышлап җырлар язарлар иде. Әнә, талның бөресе ул кадәрле  әһәмиятле булмагач, һичьюгы җырлар язарга ярый.  Әйе, укучы баласы булган кеше аңлады булса кирәк инде, каен бөресе белән нарат бөресе турында әйтү. Язгы каникул чорында укучы балаларга фәлән шырпы кабы каен бөресе белән фәлән стакан нарат бөресе җыярга кушылды. Нарат бөресе җайлы җыела үзе, тик менә каенныкы артмый гына бит. Көлсәң көл, еласаң ела, тәки укытучы апа кушкан шырпы кабын тутырдык, уздырып та җибәрдек әле. Аның каравы гаилә белән бергә урманга барып, карлар ерып, ял итеп, нарат исләре иснәп, кышкы каеннарга сокланып кайттык. Һәм медицинага да өлешебез керде, даруханәләрдә бәяләре кыйммәт күренсә дә, сырхауларга файдасы тисен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөре җыю