Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таң атмаган иде әле...

Кеше язмышлары серле дә, катлаулы да...

Кеше язмышлары серле дә, катлаулы да... Хирургия бүлегендә чираттагы смена тыныч кына үтеп барганда, таң алдыннан ашыгыч ярдәм авыр хәлдәге пациентны китерде. Хәрби әзерлектәге хирург Илфир Таһир улы белән операция шәфкать туташы Милә Камил кызы оперция залына үттеләр.

Рентген үткән, анализлар алынган, тәнендә УЗИ тирән яра күрсәткән пациентның анализлары әйбәт, ярасы иллегә-илле, я кала, я юк. Илфир, исем-шәрифләренә күз салды: «Тимур Мансуров... 42 яшь...» Бу юлларны укыгач, йөрәге сызып үтте. Тимур Мансуров!

Эзләгәнеңне таптыңмы? Санитаркаларның коридорда: «Икенчегә хөкем ителгәч, амнистиягә эләгеп кайтуына өченче генә ай әле...» — дип сөйләнүләре колагына чалынды.

Һәр минуты кадерле булган операция вакытында Илфир барысын да автоматик рәвештә эшләде. Ә күңеленнән төрлесен уйлады. Үле төсенә кергән пациент, кыяфәтенә караганда 60 яшь бирерлек Тимур аның алдында. Йөзендә тирән җыерчыклар хасил булган. Кырынмаган. Кыл өстендә эленеп торган гомере ак халатлы хирург Илфирга тапшырылган. Ул ничек теләсә, шулай була ала! Илфирның күз алдына 22 яшьлек чагы килде.

Дүртенче курсны тәмамлаган көннәре. Иртәдән барысы да кире килде. Тулай торак бүлмәсе ачкычын тапшырырга комендантны ярты көн көтте. Аның аягын сындырып, килә алмаячагын белгәч, вахтага калдырып, чыгып трамвайга утырды. Вокзалга ярты юлны да үтә алмады, электр сүнде. Җәяү атлады. Ул килеп җиткәндә районга рейс автобуслары китеп беткән иде. Кайтучылар күп булгач, өстәмә рейс бирделәр. Иске ПАЗикта селкенеп ярты юлны үткән иде, анысы ватылды. Икенче автобус килеп җиткәнен көткәнче кич булды.

Егет авылга кайтып җиткәндә төн уртасы иде. Юл сумкасын кулбашына асып, урам буйлап атлады. Төн матур, тыныч, җилнең әсәре дә юк, йолдызларын ияртеп, урак кебек ай калыккан, күк йөзе чалт аяз. Исәпсез-сансыз йолдызлар егеткә юл күрсәтеп барды. Күкрәк тутырып һава сулап, җәйге төнгә сокланып атлаганда карыны ачканын аңлады. Егет автовокзал буфетыннан алган вак бәлешен сумкасыннан алып, бер генә тешләргә өлгерде, якында гына күңелсез тавышлар ишетелде:

— Үте-рә-ләәәр! Кот-ка-ры-гыыыыз!

А-а-а! — Егет тавыш килгән якка карады. Тыкрык башындагы багана уты яктысында йодрыклашкан егетләрне чамалады. Илфир, ике дә уйламый, шунда атлады. Өч егет берәүне типкәли, үзләре тозлап-борычлап сүгенә. Бу болганыш, белмим, нәрсә белән тәмамланган булыр иде, Илфир, килеп җитү белән сумкасын җиргә куйды да, өч хулиганны өч якка алып очырды. Берсенә ныграк эләкте, ахры, җирдә бөкләнеп озак кына ятты. Бераздан ыңгыраша-ыңгыраша торып атлап китте. Берсе килеп Илфирның яңагына сукты. Егетнең йодрыгы эләккәч, әйләнеп төште. Өченчесе кабат якын килмәде, курыкты, ахры, җиргә ауган дустын күтәреп торгызды.

Һуш җыйгач, бүре балалары кебек, артларына карый-карый эзләрен суыттылар. Илфир, җирдә аунаган егет янына килде. Авыз-борыны канга баткан, авыртуга түзә алмый әйләнгәләгән зыян күрүчегә чиста кулъяулыгын сузды. Егет битен сөртте. Торып утырды.

 

— Кем буласың?
— Тимур Мансуров... — диде ул, авызына җыелган канны төкереп.

Сирена тавышы төнге һаваны ярды. Илфир җиңел сулап куйды. Шунда ул күрше йортлардан капка алларына чыгып баскан кешеләрне күрде.

— Тәәәк! Нәрсә бүлә алмадыгыз, әтәчләр? — Папка тоткан лейтенант егетләр янына килде. Илфир зыян күрүчегә ымлады.

— Сөйлә, ничек булганын.

— Ул!.. Ул... кыйнады... — диде Тимур җирдә утырган җиреннән күтәрелгәндәй итеп һәм Илфирга төртеп күрсәтте.

— Ник алдашасың? Дөресен сөйлә! —Илфир учларын йодрыклап Тимурга омтылды.

— Тәәәк! Нәрсә өчен, ни өчен икәнен бүлектә аңлашырбыз, — дип Илфирның да кулларына богау кидереп алып киттеләр.
Каникулга кайтып баруын, бәхәскә очраклы килеп кушылуын аңлатып карады Илфир.

— Мин кагылмадым! Ялган сүз сөйли. Өч егет кыйный иде үзен. Үтеп барышлый ярдәмгә килдем... — Лейтенант аны тыңларга да теләмәде.

Сержант урам буендагы пүнәтәйләрдән аңлатма алды. «Шул тиклем дә кансыз булып буладыр шул...», «Хәрәкәтләренә күз иярми, үтерә дип уйлаган идек...» — дигән сүзләрен хулиганнарга кагыла дип уйлаган Илфир ялгышкан. Алар да Илфирга каршы күрсәтмә биргән. Иртәдән уйлаган барлык эшенең кире килеп торуы менә шуңа булган икән.

Ышанмадылар Илфирга. Аны гаепләделәр. Урамның төнге «хуҗалары» янына тукталуы, ярдәмгә ашыгуы кыйммәткә төште. Сорау алдылар. «Тимур Мансуровта ни үчең бар? Кайда сугышырга өйрәндең? Гаебеңне таны...» Дүртенче курстан соң мединститут студентына бер елга академик отпуск алырга туры килде.

Төнге хулиганнарның башкалары да дәваханәдән белешмәләр алган. Берсенең кабыргасы сынган, икенчесенең баш мие селкенгән.

Урамнан узып барган дүрт егеткә тиктомалдан студент Илфир башлап ташланган... Илфир тренеры өйрәткән каратэ алымнарын урынсыз кулланган. Яман хәбәр институтка барып җитеп, тренерына шелтә бирелде. Илфирның әтисенең йөрүләренең дә файдасы булмады. Чөнки егетнең шаһитлары юк. Гаделсезлекнең иң ачы җимешен татыган Илфир тормышка нәфрәт белән карамады. Аннан сабак алды. Бер ел дәваханәдә медбрат булып эшләп, икенче елда укуын дәвам итте. Үзеннән бер елга түбән курс белән. Ике ел дус булып йөргән курсташы Алинәнең хатларына җавап бирмәвенең сәбәбе ачыкланды. Аны хәзер курсташы Эмиль озата икән.

— Миңа сугыш чукмары егет кирәкми! — дип борылып китте зәңгәр күзле, сары чәчле Алинә, институт коридорында Илфир аңлашырга теләгәч. Кызның күзләре төссез, нурсыз булып күренде егеткә. Бераздан аның укуын ташлап, яман юлга басуын ишетте.

Кызның җитеш тормышта, гаиләдә бердәнбер, үтә дә иркә кыз булып үскәнен белә иде Илфир.

Тәмамлады укуын Илфир. Шәһәр дәваханәләренең берсендә хирург булып эшли башлады. Кулы җиңел табиб тиз күтәрелде. Күп укыды. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнде. 42 яшенә кадәр тулай торакта гомер итте. Төнге сменаларда эшләде. Эштән буш вакытларында театр, концертларны калдырмады. Хатын-кызлармы? Алар Илфирга үзләре бәйләнеп йөрде. Алинәнең хыянәтеннән соң берсен дә якын күрмәде. Аны яратып өлгергәнлеген соңыннан аңлады. Күңелендә җилпенгән мәхәббәт күбәләге утта көеп, тынып калды. Ә эшли башлагач?! Табиб төнге дежурда булганда ашыгыч ярдәм бүлеккә китергән, тәннәре кара янган, ярымшәрә Алинәне башта танымады Илфир. Беләкләре зәңгәрләнгән курсташы, кайчандыр күз атып йөргән, йөрәгеннән урын биргән кызны операция белән дә алып кала алмадылар...

Күңеле өшегәч, кызлардан ерак булырга тырышты. Сәер теләк сабыр итәргә кушты. Алда үзе лаек бәхет көтәчәгенә өметен сүндерми яшәде. Эшендә тагын да үсү мөмкинлеге бар иде. Бүлек мөдире булып биш ел эшләгәч, туган районы дәваханәсенә чакырдылар. Ул вакытта авылга эшкә кайткан табибларга миллион сум бирелә башлаган иде. Карт егет, чакыруны кабул итеп, туган ягына кайтты.

Кырык ел эшләгән хирург, эшен аңа калдырып, ялга туктады. Яңа тормыш башлар исәп белән кайтты ул монда. Бәхетем дә, бәлки, шундадыр, дип уйлады.

Кайту белән бирелеп эшли башлады. «Көчле хирург. Авырулары тиз савыга». Хирург Илфир турында халык арасында сүз тиз таралды. Берничә операциядән соң уң кулы итеп Милә Камил кызын сайлады. Милә эшенә җаваплы, җитди карый. Хатын-кыз буларак та якын иде ул Илфирга. Пөхтә, җыйнак. Күп сүзле түгел. Күбрәк эш турында сөйләшәләр. Көчле хатын. Аңарда ниндидер серлелек бар. Эшендә эш турында гына сөйләшсәләр дә, шул серлелеген ачасы килә Илфирның.

Тормышына үзгәреш керткән Тимурның язмышы бүген Илфир кулында. Яшисең әле, Тимур. Илфир — Гиппократ анты биргән табиб. Ул аны уза алмый. Син яшәргә тиеш.

Чирек гасырга якын элек кабул иткән антына тугры Илфир.

Операция өч сәгатькә сузылды. Хирург пациентның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләде.

Алгы сызыкка баскан Милә Камил кызы хирургның ым-хәрәкәтләреннән кушканын аңлап эш итте.

— Бүген бик дулкынландыгыз. Танышыгызмы? — диде Милә ординатор бүлмәсенә чыккач. Илфирның кәгазь ертырлык та хәле калмаган, арыган иде. Үзен кулга алды.

— Әйеее. Танышыыым. Күп еллар элек язмышымны челпәрәмә китерә язган танышым... — диде, халатын салып элде дә, утырып башыннан үткәннәрне сөйләде.

— Мине дә бәхетсез итте. Иремне үтерде... Унике елга хөкем ителгән иде, амнистиягә эләгеп кайткан диләр... — Милә, хис-кичерешләрен йөгәнли алды, тынычлыгын саклады, утырган җиреннән кузгалып, тәрәзә каршына килеп басты.

Илфир, ачу белән чепчигын салып, якындагы кушеткага ыргытты. Әйтерсең, Тимурның бу кылыкларында аның берәр гаебе бар...

Исән калды Тимур. Гомере кыл өстендә генә түгел, ул кыл да яртылай өзелгән хәлдә иде. Ак халатлылар бригадасының искиткеч югары һөнәри осталыгы турында гәзиткә яздылар, сайтларга хәбәр урнаштырдылар. Үзләре теләмәсә дә, хәбәрчеләр бүлеккә килеп сорашты. Илфир Таһирович эшкә кайткан беренче көннәрдән үк, аңа күзе төшкәч, Милә Камил кызын хирург ярдәмчесе итеп сайлаган өчен хезмәттәшен көндәше итеп күргән, икенче иреннән аерылган шәфкать туташы Алена Николаевна ординатор бүлмәсеннән бөтенләй чыгып китте.

Тимурның хәле көнләп-сәгатьләп яхшыра барды. Дүрт-биш көннән торып утыра башлады. Обход вакытларында Илфирга күтәрелеп карамады. Карашын читкә борырга тырышты. «Нормаль кеше булса, иза чигеп ятар иде, кеше җаны кыючыга чурт булсынмы...» — дип сөйләнде санитаркалар.

Ординатор бүлмәсендә Илфир белән Милә икесе генә иде. Табиб авыручыларга дәвалау курсы яза. Шәфкать туташы үз эше белән мәшгуль. Бүлмәгә Миләнең улы Алмаз килеп керде. Түгәрәк йөзле, соры күзле бик матур малай, килеп керде дә, сүз белән ташланды:

— Ник кеше үтерүчене коткардыгыз? Нигә үзен үтермәдегез?

Милә белән Илфир үсмергә аптырап карадылар.

— Ни сөйлисең, Алмаз? — диде әнисе.

— Бөтен социаль челтәрләрдә сезне язалар. Үлем ярасы алган җинаятьчене коткаргансыз. Кеше үтерүче яшәргә тиеш түгел! Мине әтисез калдырган кеше дә ул! Ник аны коткардыгыз? Ул үләргә тиеш! Ул яшәргә тиеш түгел! — Кызу итеп сөйләп тыны беткәч, үсмер тукталып тын алды да, дәвам итте. — Дәресләрдән кайтышлый сәгатькә батарея алыйм дип базарга кердем. Анда апалар бергә җыелганнар да, сезне сөйлиләр: «Файда китерә торган кеше булса, үлгән булыр иде. Җинаятьчене коткаралар инде...» — диләр. Мине ишетмәделәр дә... — Үсмер курткасын ычкындырды да, өстәлгә якынайды. — Үсеп хирург булачакмын да, андый кешеләрнең барысын да үтереп бетерәчәкмен! Җирне начар кешеләрдән чистартачакмын!

— Улым! — Миләнең үзәк өзгеч тавышы да туктата алмады Алмазны.

— Үтерәчәкмен! Мин барыбер хирург булачакмын! Дөньяда кеше үтерүчеләрне калдырмаячакмын! Алар тагын кеше үтерәчәкләр.

— Сабыр бул, Алмаз. Гиппократ анты дигәнне ишеткәнең бармы? — диде Илфир.

— Мин аны яттан беләм. Кеше үтерүчеләрнең берсенә дә безнең арада урын булырга тиеш түгел.

— Отставить! — диде Илфир.

Егет, яшенә буылып басып торды да, кинәт борылып чыгып китте. Ишек төбендә калтыранып Тимур басып тора. Аңа Алмаз шундый итеп карады, ул карашта әрнү, нәфрәт, ачу, күралмау ярылып ята иде.

— Алмаз! Алмаз! — Илфир үсмернең артыннан чыгып карады. Ул инде баскыч буйлап түбәнгә йөгерә иде.

Ә аксаклап коридорга чыккан Тимурның күзләрендә... яшь ялтырый. Ул яшьләрдә бәгырьсез җанның соңгы күзәнәгендәге ояты уянган да, тәгәрәп төшәргә көч таба алмый, күз кабаклары арасында пыялаланып катып калган иде.

— Тимур? Нишләп коридорда йөрисең? Сиңа әле озак атлап йөрергә ярамый.

— Малай дөрес әйтә, — диде Илфирдан карашын читкә алырга тырышып. — Ник мине үтермәдең?— Үзе чатанлый-чатанлый холлга атлады. Илфир аңа иярде. Холлдагы диванга барып утырдылар. Тимур, тән ярасына авырлык китермәс өчен, аягын сузып утырды.

— Мин кеше үтерүче түгел. Кешене коткаручы. Бала-чага ни сөйләмәс.

— Ул дөрес сөйли. Син мине үтерә ала идең. Мин инде үләрмен дигән идем. Мин үләргә тиеш идем... — диде Тимур.

— Яшәүдән туярга ярамый.

— Минем яшәүдән ни мәгьнә? Таныдым мин сине. Син дә мине таныдың...

— Таныдым.

— Әйдә, бу тагын да җәфалансын әле, гүр газапларын җирдә татысын дигәнсеңдер...

— Без үз эшебезне эшлибез. Яши башларга беркайчан да соң түгел.

— Миңа соң. Кай җиреннән яңадан башлыйм? Әти кешенең кем икәнен дә белмим. Ун яшемдә көнгә бер кап «Прима» сигаретын тартып бетерә идем. Әни көн дә бер яңа ир белән түшәген бүлә. Эчәләр. Миңа да эчерәләр. Минем алда бит барысы да... Их... — Тимур тотлыгып куйды. — Чыгып китәм. Ферма каравылчысы янында кунам. Иртән мәктәпкә барам. Миннән дәрес сорыйлар. Нәрсә ашадың, бүген кайда йокладың, дип сораучы юк. — Ул авыр пауза ясады, елмайгандай итте. — Уку булмады. Яшәргә кирәк. Кеше әйберен урлый башладым. Син очраган җәйдә өч егет ялгыз карчыкның абзарыннан сарыгын урлап алып чыгарга кыстый башлагач, киреләнгән өчен кыйнады. Аларны сатудан курыктым. Син очрап, ул бәладән коткардың. Аннан соң да күп маҗараларга юлыктым.

Аларны үзем эзләп таптым, дисәм дөрес булыр. Ике тапкыр утырып кайттым. Беренчесендә — урлашкан өчен. Икенчесендә шушы малайның әтисен үтергән өчен.

— Ни өчен үтердең аның әтисен?

— Кызык кеше син. Кесәңдә җилләр уйнасын, өеңдә бер кабымлык ризыгың булмасын, ә корсакта ач бүреләр уласын. Кая барасың? Таныш карчыкның эчтән келә салган ишеген каерып кердем дә акча таптыра башладым. Ул, мескен, җанын саклар өчен мендәр астыннан гәзит кисәгенә төрелгән акчасын чыгарып салды. Тагын эзләнә башладым. «Башкача юк, балам», — ди. «Мин синнән юкны сорамыйм», — дип шкафын актардым, савытларын бушатып карадым. Мич алдындагы чуеныннан аш алып ашадым. Минем кергәнне күргән күршеләре полициягә хәбәр иткән. Өй алдына «Дэу-Нексия» машинасы килеп туктады. Папка тоткан участок инспекторы кереп килә. Мин ишек төбендәге чаршау артында көтеп тордым да, өйгә керү белән аркасына пычак кададым. Сүз дә әйтергә өлгермәде, ыңгыраша да алмады.

Ике яшьлек малае бар дигәннәр иде. Үскән икән малае да. Ә бит ул малай дөрес әйтә, дөрес әйтә! — Тимур ачу белән журнал өстәленә сугып алды.

— Нәрсәне дөрес әйтә? — Илфир ишеткәннәрен башында эшкәртеп өлгерә алмады.

— Соң мин тагын үтерәчәкмен бит кеше! Үтерәчәкмен!

— Тагын утыртуларын телисеңме?

— Утыртсыннар! Анда мондагы кебек утын ягып өй җылытасы, кием юасы, ризык табасы юк. Җылы. Синең өчен бар да әзер. Анда — тигезлек. Киемнәрең дә, ашаган ризыгың да бер төрле. Төрмә шулпасы тигез эләгә. Анда эшләүчеләр безгә кеше итеп карый.

Беләләр, без бит мәңге утырмыйбыз, без барыбер бер чыгачакбыз. Кирәк кешене эзләп табачакбыз! — Тимур үрсәләнә, өзгәләнә башлады. Авыруны каталка белән палатага керттеләр дә, укол биреп йоклаттылар.

Илфир отпуск алды. Беренче көнендә төш авышканчы йоклады. Тәрәзә пәрдәсенең ябылмый калган өлешеннән төшкән кояш нуры иркәләгәнгә уянып китте. Уянды да озак кына карап ятты. Яктырткычтан матчага үрелгән үрмәкүч пәрәвезләрен күргәч, эче пошып куйды. «Хатын-кыз кулы тимәгәнлеге күренеп тора...» — дип уйлады. Болай ул җыйнак, пөхтә яшәргә тырыша. Савыт-сабаны, өс-башын карап, юып кына тора. Өй эченә күз йөгертте. Бар җирдә тәртип. Шылт иткән тавыш та юк. Тынлык. Бушлык. Күңелендә дә бушлык. Эшеннән соңлап кайтса да, аны ачуланучы юк. Озак йоклаган өчен дә дәшүче юк. Дүрт стена арасында япа-ялгызы. Гомер янәшәдән узып бара. Болай булмый. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Торып киенде, юынды, кофе эчеп алды да каратэ секциясенә барырга уйлады. Яшьли башлаган шөгыльне яңартырга кирәк. Соңгы вакытта Миләнең улын, Алмазны еш уйлый башлады. Алмаз кебек улың булсын иде! Аның чордашларының да балалары буй җиткерә. Ә Илфир һаман ялгыз...

Үзе әти дә, әни дә урынында яхшы тәрбия биргән улына Милә. Хәзерге тормышта үз фикерең булу яхшы сыйфаттыр. Илфир җәяү генә килде. Ике залда ике тренер белән аерым шөгыльләнгән Илфир белән Алмаз гардеробта күрештеләр.

Борын төбеннән мыек төрткән үсмер аны таныды:

— Исәнмесез!

— Саумы, Алмаз! Үсеп киткәнсең. Занятиегә килдеңме?

Егет, Илфир абыйсын очратуына шат иде, елмаеп җавап бирде:

— Әйе. Сез мине гафу итегез, теге көн өчен, Илфир Таһирович. Мин бик ачулы идем, — диде ул урамга чыккач.

— Зыян юк. Ачулы чакта була торган хәл.

— Мин кеше үтерүчене күралмыйм. Ул мине әтисез калдырган кеше. Кичерә алмыйм мин аны. Беләсезме, әтисез ничек кыен? — Үсмернең тавышы калтыранды.

— Аңлыйм, Алмаз. Сабыр булырга кирәк. Синең әниең бар.

— Әни бар. Әнине дә үтерсә, берүзем калам... Ул чагында мин табиб була аламмы?

— Әниеңне нигә үтерсен ул? Үтермәячәк!

— Күпме кешегә зыян китергән. Аның башында нинди уй барын кем белә?

— Әйдә, Алмаз, андый күңелсез уйларны читкә куеп, яхшы хәбәрләр сөйләшик әле.

— Әйдә!

— Күнегүләр ошадымы?

— Ооо, әйе!

— Молодец! Ныграк шөгыльләнсәң, ярышларда катнаша башларсың.

— Мин катнашам инде. Соры билбавым бар!

— Син молодец!

Алмазның телефоны шалтырады. Әнисе иде.

— Алмаз, әле кайда син? Бар да әйбәтме?

— Әйбәт. Кайтып киләм. Юлда мин.

— Хәзер каршыңа барам. Машинаны гаражга кертмәдем.

— Килмә. Мин үзем генә түгел.

— Кем белән?

— Илфир абый белән.

— Кем белән?

— Синең белән эшләгән Илфир абый белән.

Илфирның: «Озатып куярмын. Борчылмасын әниең», — дигән сүзләре Миләгә ишетелгәч, тынычланып:

— Ярар, улым, — диде.

Илфир Алмазны өенә кадәр озатты. Хезмәттәше белән син дә мин сөйләшеп кайткан улын тәрәзәдән күргәч Милә, үзе дә сизмәстән, елмаеп куйды. «Балага әтисез авыр...» — дип уйлады. Их, әтисе булса?! Күпмеләр тырышса да, ялгыз ана әти тәрбиясен бирә алмый.

Яши башлаган гына елларында мәгънәсез үлемгә дучар булды ире. Хезмәт бурычын үтәгәндә. Улын ярата иде. «Артык иркәләп үстермик Алмазны. Үзен-үзе якларлык булып үссен!» — дип кабатлый иде. Үзе хезмәт хакы алган саен өр-яңа уенчыклар, киемнәр алып кайтып сөендерә иде. Искә алырга гына калды. Яшәгән кебек тә булмадылар.

Илфир Миләгә битараф түгел. Ирнең үзенә мөнәсәбәтен тоя ул. Күңелендә уянган хисләрне Милә йөгәнләп килә. Артык ачылып китми. Хезмәттәше итеп карый. Ә болай... бер көн килеп тәкъдим ясаса... кушылырга каршы булмас иде хатын.

Ялгызым бала үстерәм, дип кимсетелеп яшәми Милә. Төннәрен мендәрен кочып елап та ятмый. Моңа аның вакыты да юк. Эшеннән арып кайта. Улына игътибарлы булырга тырыша. Бала ике якның да тәрбиясен алса гына төрле яктан камил булып үсешә, күрәсең. Алмазның үзсүзле булып үсүе борчуга да сала. Бүлеккә кереп, үзен артык иркен тотуы күңелен кырды Миләнең.

Хезмәт юлында Илфир очрагач, үзенә карата җылы мөнәсәбәтне күзәтә башлады. Буфеттан вак бәлешләр алып, кайнар чәйләр тәкъдим итеп йөргән Алена Николаевнаны түгел, Миләне якын күрә Илфир Таһир улы. Бу караш Миләнең ышанычын арттыра, күңелен үстереп җибәрә. Әлбәттә, көндәше итеп күргән Алена Николаевнаның агулы угына эләкмәскә, аңа әһәмият бирмәскә тырыша. Исерек белән исәргә юл бир, диләр. Бу гыйбарәне истә тота ул.

Улы белән уртак тел тапты Илфир. Хирург булам, кеше үтерүчеләрне юк итәм, дип йөргән Алмаз башка төрле «җырлый» башлады.
Илфирның күзгә күренмәгән тәрбиясе тәэсирле үсмергә. Чын ирләрчә эш итә. Малайның хирург булу теләге көчәйгәннән-көчәя бара.
Каратэ секциясе башта Илфир белән Алмазны якынайтты. Аннары Илфир белән Милә йөрәгенә дә юл ярылды. Уртак кызыксынулар, кызыклы бәхәсләр туды ир уртасы Илфир белән үсмер Алмаз арасында. Аларга рәхәт. Бу икәү каратэ буенча да, хирургия турында да сәгатьләр буе сөйләшә ала. Үсмерне мәктәптән машинасына утыртып алып кайта Илфир. Секциядән соң да кайтарып куя. Бергәләп чәй эчәләр.

Ә беркөнне Илфир Алмазны машинасына утыртып, буа буена алып килде.

Монда искиткеч күренеш каршылады аларны. Таллыкларда кошлар сайрый, әрәмәлектә бакалар бакылдаша. Биредә бөтенләй башка дөнья. Ниндидер сихрилек, ихласлык дөньясы. Үзенең әлегәчә беркайчан да шушы матурлыкны күрми яшәгәненә гаҗәпләнеп тә куйды.

Буа буеның алар тукталган өлешендә кеше юк. Каршы ярда балыкчылар тезелешеп балык кармаклый, өч кеше көймәдән балык тота.

Якында гына унике баласын иярткән аккош йөзә. Балалары — кара, анасы ак төстә. Томшыгы кызыл. Илфир багажнигыннан икмәк, сохари кисәкләре алды.

— Әйдә, аккошларны ашатабыз, Алмаз!

— Ничек?

— Хәзер хыялыңда йөрткән иң зур теләгеңне уйла да, шул тормышка ашсын иде дип теләп, аккошларга шушы икмәк кисәкләрен ыргыт.

Алмаз, уйланып торды.

— Шулай эшлиләрме?

— Әйе. Кыргый кошлар рәхмәт әйтеп ашыйлар да, кешенең теләге тормышка аша. — Илфир, кулындагы икмәкне бүлгәләп үсмергә сузды.

Аккош балалары су өстенә төшкән ипи, сохари кисәкләрен узыша-узыша ашадылар.

— Кешедән дә курыкмыйлар! — диде Алмаз.

— Курыкмыйлар. Алар беләләр безнең күчтәнәчләр алып киләсен. Кулга өйрәнгәннәр.

Ашап бетергәч, ана аккош, рәхмәт әйткән кебек, башын иеп алды да, бәбкәләрен ияртеп камышлыкка кереп югалды.

— Оясына кереп китте... — диде Илфир.

— Иртәгә дә килербез әле, Илфир абый...

Җыенып кайтырга чыктылар. Алмаз уйланып кайтты. Илфир да малайга дәшмәде. Кайтып җиткәч, саубуллашып төшеп калды.

Алмазга яңа шөгыль артты. Хәзер ул калган икмәк сыныкларын ваклап катыргы тартмага җыя. Көн саен диярлек Илфир абыйсы белән аккошлар ашатырга киләләр.

— Әнине дә алып киләсе иде буа буена. Ул да күрсен иде мондагы матурлыкны.
Милә, буа буена барудан баш тартмады. Аккошларны, үрдәкләрне бик теләп ашатты. Алмаз, әнисен кисәтергә ашыкты:

— Әни, теләк теләргә онытма!

Милә белән Илфир, бер-берсенә карап елмаештылар.

Аларның карашлары очрашты да, бер мизгелгә тукталып калгандай булды. Ул Миләне кочагына алды. Тартынмады Милә, улыннан да кыенсынмады. Алар инде төпсез күзләр эчендә адашып, гашыйк утында янып өзгәләнә торган яшьтә түгел. Икесе дә тормышта үзләренә төшкән сынауларны сабыр гына үтәргә тырышкан, урта яшькә җиткән кешеләр. Алда ни көтүен кем белә? Гомер кичкәндә ялгыз канат кагу җиңел түгел. Парың кирәк. Күңел халәтеңә туры килерлек, кичерешләреңне кабул итәрлек яр кирәк. Тормыштагы бушлыкны тулыландыру өчен бер-берсен аңлап яшәрлек рухташ кирәк. Илфир ул кешене тапты. Ялгышмаячагына ышанды. Йөрәге Милә дип тибә башлагач та аңлаган иде моны. Сәгате җиткәнен көтте. Аны күрсә, күзләрендә бәхет очкыннары кабына.

Алмаз әнисе белән Илфир янына килде:

— Сез нинди теләкләр теләп суга ризыклар сиптегез? Мин үземә әти булырлык кеше сорадым...

— Ә мин Алмаз кебек улым булсын иде, дип теләдем, — диде Илфир.

— Мин дә... — диде Милә һәм керфекләре очына эленгән көмеш яшьләрен яшерергә теләп, Илфирның кочагыннан чыгып, якындагы басмага атлады. Сафлык бөркелгән чиста суда битләрен юды. Елга, җавап итеп, талгын җилдә тигез дулкыннарын ярга кагып үзенә бер серле тавыш бирде. Әйтерсең, Миләгә: «Бәхетеңне югалтма, югалтма...» — дип кисәтте...

Никахлашып бергә яши башладылар. Алмазның туган көнен өйдә дусларын җыеп билгеләделәр. Соң гына йокларга яттылар. Төн уртасы да узды. Милә арыган иде, яту белән әвен базарына китте. Илфир йоклый алмый ятты, телефоны шалтырады.

— Ашыгыч килеп җитегез. Авыр хәлдәге пациент бар.

— Нәрсә булган?

— Төнге разборка. Берсе үлгән. Икенчесе кыл өстендә...

— Авыр хәлдәгесе кем?

— Тимур Мансуров...

Илфир белән Милә, торып җыенып, машинага чыгып утырдылар. Таң атмаган иде әле. Җәйге таң алдыннан, кояшлы көн булачагын вәгъдә итеп, буа буеннан томан таралып килә иде...

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш