Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таныш әбекәй (юл язмалары)

Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра.

Ирекле кош сыман чыгасың да киәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык! Аннан Гөлсинә юлда очраган юлчыларны утыртырга ярата. Күзәтә ул кешеләрне, сыный, өйрәнә. Ир-атларны утыртырга артык кыюлыгы булмаса да, карт-коры, бабайлар яныннан туктамыйча узмый.
Менә бүген дә Гөлсинә машинасының эчен юарга өлгермәгән өчен дүрт тәгәрмәчле акыллы дустыннан гафу сорап үзалдына сөйләнеп барганда, юл читендә кул күтәреп торган карчыкны күреп, тормозга басты. Авылча гади генә киенгән олы яшьтәге, ябык кына гәүдәле урыс карчыгы исәнләшеп машинага кереп утыруы булды, ул әби Гөлсинәгә әйтеп бетергесез таныш күренде. Әйтерсең дә, кичә генә аерылган ул карчык белән, исемен генә оныткан...
Килеш-килбәте, үз-үзен тотышы, йөзендәге инсафлыгы белән бик тә якын кешесен хәтерләтте ул. "Кем соң бу әби? Кайда күргәнем бар минем аны?" Гөлсинә хәтта хәтеренә җиңелчә үпкәләп тә куйды. Сүз башлап җибәрер өчен көн торышы турында бер-ике сүз әйткәч, әбинең кая юл тотканын сорашты. Сигезенче дистәне ваклаган әбекәй авылда яшәп ята.
Шәһәргә килененең хәлен белергә, ярдәмләшергә китеп бара. Әбинең сөйләве буенча улы себердә вахта буенча эштә. Килене дүртенче бәбиен алып кайтырга тиздән бала тудыру йортына ятарга тиеш. Әбекәй калган өч баланы карашыр өчен китеп бара икән шәһәргә. Гөлсинә әбекәйнең хәленә кереп: "Үзегез олы яшьтә бит. Үзегезне карар кеше кирәк. Авырдыр бит сезгә?", - дип сүз кушты. Йөзендә сабырлык, түземлелек ярылып яткан карчыкның башкача җавабын көтмәде дә Гөлсинә. "И, кызым, бу авырлыкмени? Балалар имин яшәсә, оныклар таза-мәрхәмәтле булса, аларны үстерүе бәхет кенә бит ул", - дип җавап бирде тирә-якны машина тәрәзәсеннән күзәтә-күзәтә барган әби. - Чын авырлыкны күрмәдек түгел, күрдек. Без бит сугыш чоры балалары. Барысы да баштан үтте. Ачлыгы да, ялангачлыгы да. Дөньялар гына тыныч булсын, балам".
Гөлсинәнең миен шул ук сорау бораулады. "Кайда күрдем соң бу әбине? Бигрәк таныш күренә". Әбекәй телен йотып бармады. Берәм-берәм оныкларын искә алды. Киленен яхшы сүз белән искә төшерде. Улының бик тырыш, ярдәмчел, итәгатьле булуын әйтеп үтте. Балалары турында сөйләгәндә карчыкның йөзе шундый сөйкемле булып яктырып китә. Төсе уңган зәңгәр күзләрендә сөенеч нурлары кабына. Ике сүзнең берсендә әбекәй балаларының иминлегенә багышлап укынып ала. Гөлсинә, игътибарын юлдан аермый гына, әбине тыңлап бара. Тыңлаган саен аңа карчыкның бу сүзләрен кайдадыр ишеткән кебек тоела. Хәтер сандыгын күпме актармасын, Гөлсинә әбинең аңа кемне хәтерләткәнен исенә төшерә алмады. Үз-үзен ышандырыр өчен генә Гөлсинә, бәлки элек утыртып алып барганмындыр бу әбине, дип уйлап куйды.
Машина үз көенә җырлый-җырлый яшел басулар, куе урманнар аша салынган юлдан шәһәргә чаба. Җайлы, йомшак утыргычта тибрәлеп бара торгач, әби изрәп китте булса кирәк. Башы я бер якка, я икенче яка салынып төшә. "Арыган бахыркай", - дип уйлап куйды Гөлсинә, аңа карап ... Кинәт ул юлда очраган урыс әбисенең аңа кемне хәтерләткәнен аңлады! Үз әнкәсен хәтерләтә бит ул аңа! Сиксәннән узган, картайган, көчсезләнгән, ләкин һаман балалары өчен өзелеп яшәгән үз әнисен хәтерләтә! Тышкы охшашлык аз булса да, икесе ике милләттән булган буын кешеләрендә күпме уртак сыйфатлар, фигыльләр бар!
Авыр чорда, заманада яшәү йөзләрендә сабырлык, түземлек мөһере калдырган. Тырышлык, хезмәтчәнлекләре җыерчыклы кулларына язылган. Күзләрендә инсафлык, чисталык. Гөлсинәнең әнисе Заһидә карчык та сугыш алдыннан туып, замананың бар кыенлыгын үз җилкәсендә татыган карчык хәзерге тормышка, булганына бик шөкер кылып, бәхетле картлыгына сөенеп авылда яшәп ята. Биш баласы атна саен берәмләп тә, бергә җыелышып та кайтып торалар. Гомерен балаларына багышлаган ана ике сүзнең берсендә, балаларына, оныкларына саулык-иминлек теләп дога кыла. Ә әни дога-фатихаларының көчен бик яхшы аңлый Гөлсинә...
Мөмкинчелеге чыккан саен авылга әнкәсе янына хәл белешергә, эшен эшләшергә кайткалап торса да, Гөлсинәнең йөрәге аны сагынудан сызып-сыкрап куйды. "Исән генә булсын әнкәебез. Исән генә булсын..." Моңа хәтле, шөкер, биш бала әнкәйле булдылар алар. Туган нигезләренең ишеге, кайчан кайтма, ачык. Кочак җәеп каршы алучы, изге догаларын укып озатып калучы газиз әнкәләре бар. Бу бәхетнең зурлыгын олыгая барган саен ныграк аңлый Гөлсинә .. И бу урыс әбекәе, рәхмәт яугыры, күңелгә нинди җылы хисләр йөгертте, үзе дә аңламыйча....
Гөлсинә әбине кирәкле урында төшерү өчен машинасын туктатты. Яхшылыкның бәясен әйбәт белгән карчык, кулъяулыкка төрелгән акчасын алып, тиешле юл хакын машинаның бардачогына салды. Гөлсинә, әбинең акчасына үзенекен өстәп, карчыкка кире тоттырды. Йөзендә аптырау чагылган карчыкка: "Хәердән булыр, әби. Мин бит юл кешесе, дога укырсың", - диде. Әбекәй, рәхмәтләр укып, машина ишегеннән чыкканда, Гөлсинә аңа:"Үзеңә рәхмәт, әбекәй. Әниемә бик охшагансың...", - диде...
Чыганак: http://vk.com/id187860598?w=wall187860598_4899%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250