Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган бакчачы үзе килеп өйрәтте (фоторепортаж)

Харис әфәнде очрашуны-тәҗрибә уртаклашуны бик күңелле итеп алып барды.

Балтач гимназиясендә районның мәктәп директорлары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары җитәкчеләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә атказанган хезмәткәр, күренекле шәхес, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, орлыкчылык-яшелчәчелек өлкәсендә алгарышлар белән ил-көнебезгә хезмәт итүче Харис Бәдретдин улы Камалиев белән очрашты. Харис әфәнденең Балтач районына тәүге мәртәбә генә килүе түгел, бу хакта әлеге очрашу-фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуда катнашучы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да белдерде: «Авыл хуҗалыгының чын докторы ул замандашыбыз, дини мәсьәләләр буенча да нык белемле, менә безгә үз теләге белән бушлай белем бирергә, бакча эшләрен үзе күрсәтеп, аңлатып үтәргә килде. Хәзерге заманда болай бушлай өйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белсә, алар балаларга өйрәтми калмаслар дигән фикердә үзе дә», ди җитәкчебез.

Мәктәп яны участокларында укучылар укытучылар белән бергә төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Уку белән беррәттән хезмәт тәрбиясе ала. (Кулы эш белеп үскән бала тормышта югалмас). Тәҗрибә уртаклашу да Балтач гимназиясе янындагы тәҗрибә участогында үтте. Харис әфәнде иң башта эшне кем ничек башкара, шуннан башлады, түтәлләрнең ясалышын күзәтте, биеклеген карады, рәт араларына игътибар итте, эш коралларын барлады. Үзе исә уңайлы гына итеп түтәл ясады да, такта кисәге белән шуны сыдырып чыкты, аннан печән тырмасы шикелле эш кораллы белән вак чокырлар тишкәләде, шул рәвешчә түтәлне суган утыртырга, я булмаса орлык чәчәргә әзерләде. Суганны утырту алдыннан тозлы суга салып торырга киңәш итте. Орлык чәчкәч су сибәсе, су сипкәчтен өстен черемә белән каплап куясы икән. Җирдә күгәреп яткан, ташландык кадакларны җыяр өчен җайланма ясаган: гади генә агач тукмакка түгәрәк магнит беркеткән дә куйган, әллә ничә ел хезмәт итә икән инде аның бу үтә дә гадәти, үзенчәлекле эш кораллары.

Харис әфәнде очрашуны-тәҗрибә уртаклашуны бик күңелле итеп алып барды. Югары уңыш алу серләре белән дә бик теләп уртаклаша. Иң мөһиме — бакча җимешен үстерү урынын дөрес сайлау, дөрес тукландыру һәм эш коралларын дөрес куллана белү.

Мондый форматтагы очрашуларны алга таба да «Авыл яши» проекты кысаларында дәвам итеп, балаларның үзләре белән дә уздырырга кирәктер. Нәкъ менә Харис Бәдретдиновичның үзе белән. Чөнки ул бик гади, үтемле итеп аңлата, шундук бакчада казынасы килү теләген уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев