Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган райондашыбыз, Кариле авылы кызы Чулпан Габделганиева өчен сайлауда катнашу гаять тә мөһим

"Илебез сәясәтенә  беребез дә битараф калырга тиеш түгелбез”...

 Балтач районының Кариле авылында гомер кичерүче, физик мөмкинлеге чикле булып та чиксез  мөмкинлекләргә ия – спорт остасы, шашка буенча күптапкырлар чемпион булган,  шигъри китаплар авторы, кул остасы  Чулпан Габделганиева да  илебезнең киләчәгенә  җаваплы карый. “Безнең илдә физик мөмкинлекләре чикле иптәшләргә  спортта да, сәнгатьтә дә бар мөмкинлекләр булдырырылган.   “Уңайлы мохит” программасын гына алыйк, нинди генә объектка керсәк тә, безнең өчен юл ачык, хәтта сәүдә нокталарына  да тавыш төймәләре куелды. Әле бит кайчандыр  мескендәй ярдәм сорап торган чакларыбыз күп була иде. Хәзер күпкә уңай. Кеше язмышына уңай карашта булган илебез сәясәтенә  беребез дә битараф калырга тиеш түгелбез”,  дип  ул бүгенге Россия Президенты сайлауларында  актив катнашып, үзенең фикерен  белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау