Тапшырылган корал өчен ярты миллион сумнан артык премия
2019 елда татарстанлылар ирекле тапшырылган корал өчен ярты миллион сумнан артык премия алды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илнур Сабиров сөйләде.
Республика муниципаль берәмлекләренең хокук бозуларын профилактикалау комиссиясенә республика халкыннан тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары өчен акча түләү өчен 318 гариза җибәрелгән. "Кергән гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле органга татарстанлыларга 520 424 сумга кызыксындыру түләүләрен башкару өчен документлар җибәрелде", — дип сөйләде Илнур Сабиров.
Узган ел республикада яшәүчеләр 322 берәмлек корал һәм 189 сугыш кирәк-яраклары тапшырган.
"Урынга оператив-тикшерү төркеме чыгачак, ул экспертиза үткәрәчәк һәм моның корал өчен икәнлеген билгеләячәк. Табылдык турында мәгълүмат, кагыйдә буларак, тиз тарала һәм ул чакта корал тартып алыначак, ә аны шунда ук тапшырмаган граждан җинаять җаваплылыгына тартылачак», — дип аңлатты ТР буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эшләре үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы.
Росгвардиядә корал яки сугыш кирәк — яраклары тапкансыз икән, мөмкин кадәр тизрәк полициягә мөрәҗәгать итәргә-112 яки 02 телефоннарына шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев