Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тархан авылы халкы янәдән очрашты (фото)

Юкка чыккан һәм сүнеп баручы авыллар турында соңгы вакытта еш телгә ала башладык. Читкә таралган, башка төбәкләргә күченгән халкы өчен, ничек кенә булмасын, авылы юкка чыкса да, алар өчен газиз булып кала бирә.

Тархан авылы халкы өчен дә нәкъ шулай. Соңгы тапкыр 2002нче елда күрешкән булалар. Инде шушы еллар эчендә алар "Бер күрешергә, авылдашлар белән очрашырга иде" дигән якты өмет-хыяллар белән йөриләр.
Аларның теләкләрен хәзерге көндә Нөнәгәр авылында яшәүче, Тархан авылы кызы Дания Кәлимуллина тормышка ашырырга ярдәм итә. Авылдашлары белән элемтәгә кереп, очрашу оештыра.
23нче август көнне Тархан авылы җирлегенә 80гә якын авылдаш җыела. Алар хатирәләр белән уртаклашып, үзләренең хәләл көчләре белән әзерләнгән мул табын артында аралашып утыралар.
Авыл тарихын туплап, күренекле шәхесләр турында истәлекләр җыеп, Нөнәгәр авылының мәктәп каршында эшләп килүче Кәшифә Тумашева исемендәге музейда стенд булдыру турында фикер-тәкъдимнәрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250