Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарифлар буенча үзгәрешләрне киләчәк күрсәтер (фото)

Чепьяда вакытта ул биредә сишәмбе көнне эшли торган базар эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Данлыклы музейга да керде.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Станиславович Груничев Балтачтагы эшлекле сәфәре барышында коммуналь хезмәт күрсәтә торган оешма эшчәнлекләре белән танышты.

Элеккеге «Сельхозтехника» оешмасы территориясендә урнашкан скважина эшчәнлеге белән кызыксынды. Биредәге су белән Кариле авылының кайбер урамнарында яшәүчеләр дә тәэмин ителә.

Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Александр Станиславович Чепья коммуналь хуҗалыгына юл тотты. Оешма җитәкчесе Марат Кадыймов эшчәнлекләре турында сөйләп узды.

— Сезнең районда коммуналь хезмәт күрсәтә торган оешмаларның берничә булуы аптырашта калдыра. Шул сәбәпле тарифлар да төрле бит сездә, аларны бертөрле итеп, бу эшне бер оешма гына башкара торган итеп эшләүнең юлларын эзләргә кирәк, — диде Александр Станиславович.

Чепьяда вакытта ул биредә сишәмбе көнне эшли торган базар эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Данлыклы музейга да керде.

Ә Балтачта инде түгәрәк өстәл артында аңа карата булган сораулар яңгырады, ул үз тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге сәяхәтнең нинди нәтиҗәләр бирүен киләчәк күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тариф