«Тарткан атка йөкнең олысын салалар» (дәвамы)
Габделхәй абый гаиләсендә дә бәхетле ир
Тетрәнүләр... Язмам башында мин аның беренчесен язып үткән идем. Икенче тетрәнү 1978-1979 елның зәмһәрир кышында, төп йортларының бакчасындагы яшүсмер чакта үз куллары белән утыртып үстергән алмагачларның өшеп, коруы булгандыр. Өченче тетрәнү... Заман шаукымы, оптимизация мәрәкәсе алар эшләгән уку йортының да тамырына балта белән кизәнә. Дистә еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килгән институт 2010 елдан мөстәкыйль структур берәмлек булудан туктап, Чаллы дәүләт педагогика институты составына кертелә... Ректор Габделхәй Сәмигуллин өчен иң зур тетрәнү әнә шул чорда була: күпме еллар бергә-бергә кул тотышып, фикерләшеп эшләгән кырыкка якын хезмәткәренә эштән азат ителү турында боерыкны җан әрнүе белән яза ул. Соңыннан хастаханәгә эләгү... 70 яшьлек юбилеена әзерләнеп йөргәндә була бу «сюрприз».
Биология укытучысыннан абруйлы галим, профессор дәрәҗәсенә үсеп җитүгә ул тирәнтен гыйльми эзләнүләр аша ирешә. Яр Чаллыга килгән елларында, Казан пединституты каршында аспирантурада укып, шунда кандидатлык диссертация-сен яклап кайта. Ул – күпсанлы монографияләр, методик кулланмалар, фәнни-методик мәкаләләр авторы. Фәнни эшчәнлеге укучыларның сәламәтлеген сак-лау, заманча алдынгы белем һәм тәрбия бирү технологияләрен гамәлгә кертү кебек актуаль проб-лемалар белән бәйләнгән.
«Балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе» дигән хезмәте исә дәреслек буларак та файдаланыла. «Народное образование», «Методист», «Мәгариф», «Директор школы» кебек илкүләм журналларда гыйльми хезмәтләре һәрдаим басылып килә. Аның җитәкчелегендә, аның ярдәмендә күпме фән кандидатлары үсеп чыга, докторлык диссертация-сен уңышлы яклый. Зыялы, гади, иманлы милләтпәрвәр... Хезмәттәшләре, аралашкан кешеләренең бәясе бу. «Габделхәй Хәлиловичтан һәрчак җылылык бөркелеп тора», – диюләрендә тирән хаклык бар.
Әби-бабасы, әти-әнисеннән күчкән иң асыл сыйфаты – туганчылыклыгы турында язмасам, фикерем тулы булмас. Бу хакта сеңелесе Зөһрә – күп еллар Салавыч күппрофильле лицееның директор урынбасары булган туганы: «Габделхәй абый әтиебезнең бертуган энесе. Язмыштыр, 80нче еллар башында бер-бер артлы әни белән әти якты дөньядан китеп бардылар. Яшь иде әле алар. Габделхәй абыйлар тәкъдиме белән Минзәлә педучилищесында технология һәм сызым укытучысы булып укып чыккан абый армиядән кайткан, минем педучилище бетергән чак, энем мәктәпнең чыгарылыш классында. Әнә шул әрнүле, авыр чагыбызда Габделхәй абый (без аны кечкенәдән Казан абый дип үстек) белән туган апа үз канатлары астына алдылар. Аларның җылы карашы, үгет- нәсыйхәтләре, рухи-матди яктан ярдәм итеп торулары безгә яшәү көче бирде, сыгылып-югалып калырга юл куймады. Шөкер, тормышта үз юлыбызны таптык. Читтән торып, институтта югары белем алуга ирештек. Абыем Чаллыда, мин авылда мәктәптә укыттык. 70 төрле һөнәр иясе энем Рифат гаиләсе белән төп йортыбызны гөл итеп тота. Әти-әнине алмаштырган олы җанлы туганнарыбызга чиксез рәхмәтлебез. Нинди генә җаваплы эштә эшләсәләр дә, абый белән туган апа безнең генә дә түгел, кыз туганнары Сания апа, Әминә апа белән дә гел аралашып, борчулы, шатлыклы мәшәкатьләрен ур-таклашып яшиләр. Аларның изге күңеле ике яктан да һәр туганыбызны – олымы ул, кечеме, якын күрә, үз итә», дип куанып сөйли.
Туган бишеге Салавычка сагынып, еш кайта Габделхәй Хәлил улы. Туган авылының елдан-ел матурая, зурая баруына сөенә. Күмәк хуҗалыклар тамырдан җимерелеп бетте, авыллар бетә, дип кайдадыр чаң сукканда, үзенең туган ягы Балтач районында моның киресен күреп куана ул. Әнә, Салавычта яңа урамнар да барлыкка килгән. Электән данлык-лы булган «Татарстан» җәмьгыяте бүген дә алгы сафта бара. Туган мәктәбендә булырга да бик ярата Габделхәй Хәлил улы. Дөрес, ул хәзер күппрофильле лицей дип атала. 40 елга якын шушы белем бирү йорты белән җитәкчелек иткән Татарстанның атказанган укытучысы Люция Закирова белән уртак фикерләре, сөйләшер сүзләре дә күп. Мәртәбәле җиңүләргә ирешкән, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булган, милли проектларда даими җиңүләр яулаучы лицейның уңышларында Габделхәй Хәлил улының да эшлекле киңәшләре, һөнәри ярдәме бар бит!
Төп йорт, әти-әни нигезе аның өчен изге төшенчә булды. Шөкер, мәрхүм Котдус абыйсының улы гына түгел, төскә-биткә нәкъ бабасы төсле оныгы Салават бик булган, оста куллы егет, йорт-кураны гел үзгәртеп, яңартып тора. Кайчандыр төп йорттан аерылып чыккан әтиләре Хәлилулла яңа өйне мулла нигезенә салган. Сүз уңаеннан әйтәсем килә, Габделхәй абый биш вакыт намазын укый, исламдагы биш багананың берсе булган, бик тә уйландыра, гыйбрәтләр бирә, сабырлыгыңны, сәламәтлегеңне сыный торган, гомер буе онытылмаслык хаҗ гамәлен дә кылган шәхес. Аның аһәңле азан тавышы, мәҗлесләрдә Коръән сүрәләре укуы ямь өстенә ямь өсти.
Төп йортның ишек алдында үзенең тәмле суы белән дан тоткан мулла коесы авылның күрше-тирәсен кинәндереп тора. Урамнарда колонкалар барлыкка килеп, өйләргә торба белән сулар үткәрелгәч, кое саеккан, бурасы да искергән. Габделхәй абыйның күңелендә коега яңа сулыш өрү теләге була. Олысы-карты белән киңәшләшеп, ул игелекле эшкә алына: бөтен матди чыгымнарны үз өстенә алып, туганнары белән элек дан тоткан коега икенче гомер бирә. Бетон боҗралар иңдерелгән, өске ягы заманча итеп калайлап әйләндереп алынган Хәлил коесы (халык телендә ул шулай йөртелә) бүген дә көмештәй саф суы белән сөендерә.
Габделхәй абый гаиләсендә дә бәхетле ир. Студент елларында кавышкан җәмәгате Маһинур ханым белән гомер юлында янәшә атлаучы пар канатлар гына түгел, гыйльми-мәгърифәт эшчәнлегендә дә кулга-кул тотынып эшләүче галимнәр, фикердәшләр дә. Галим, күренекле педагог, биология фәннәре кандидаты, профессор күп кенә мәртәбәле бүләкләр иясе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, шәһәр советының берничә тапкыр сайланган депутаты, Татарстан Мәгариф министр-лыгы коллегиясе, Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзасы, укытучыларның Укытучысы Габделхәй Хәлил улы белән Яр Чаллы педагогика институтының кафедра мөдире вазыйфасын башкарган СССР мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, биология фәннәре кандидаты Маһинур Сөнгать кызының гаиләсе үзара тату, җылы багланышка корылган, йортларында матур мөнәсәбәт, гармония булганга, икесе дә фән-мәгариф өлкәсендә югары биеклекләргә ирешә алганнардыр. Киләчәктә дә тигезлектә, сәламәт булып, матур итеп яшәүләр насыйп булсын әлеге хөрмәтле гаиләгә!
Илсөя Һадиева,
Кариле авылы
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев