Тартмаларны райондашларыбызга тапшырдылар (+фото)
Норма авыл җирлегендә мобилизацияләнгән егетләргә агач тартмалар әзерләүләре турында хәбәр иткән идек инде.
- Барлыгы 21 тартма әзерләдек. Әлеге тартмаларны Балтачта яшәүче, Пүскән егете Рәсим Хәкимҗанов, Кили егетләре Айдар Әшрапов, Илнар Кәбиров, Фәнис Хафизов, Норма егетләре Нәкыйп Хәмидуллин, Ринат Камалиев, Тимур Гатауллин, Рәсүл Шакиров, Рафис Шакиров, Инсаф Мостафин, Кариле егете Рафыйк Закиров ясады. Хезмәтләре өчен рәхмәт егетләргә,- ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.
Шушы көннәрдә солдатларның барлык кирәк әйберләре сыячак әлеге тартмаларны райондашларыбызга алып барып тапшырганнар.
- Әлеге тартмаларны Казанга илтергә ярдәм иткән, Чапшар егете Раушан Шигабедтинов, Кариле егете Радик Ибраһимовка, тартмаларны ясауга киткән чыгымнарны капларга булышкан җирлек депутатларына, Пүскән егете Илдар Хәкимҗановка,бөтен материалын үзләренекен тоткан Нәкыйп Хәмидуллин, Рафыйк Закировка җирлек исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, - ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев