Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына багышланган фәнни-популяр ролик чыкты

ТР Фәннәр академиясе ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган анимация фәнни-популяр ролик чыгарды. Бу эшне бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр.

"Ролик җиңел, фәнни-популяр стильдә ясалган һәм интернеттан актив файдаланучы яшьләргә исәпләнгән. Аңарда заманча мәдәнияткә кагылышлы мемлар һәм өземтәләр тупланган", - диде Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты ректоры Бәхтияр Измайлов.

Шулай ук видеода эмодзилар кулланыла, алар ярдәмендә оештыручылар ТАССР халкының кәефен җиткерергә тырышалар.

Анимацион роликта бүгенге мәдәнияткә сурәтләр, мемлар, эмодзи һәм башка сылтамалар кулланылган.


Ун минутлык роликта Татарстан үсешенең төп чорлары чагылдырылган. Бу-20 гасыр башында татарлар арасындагы иҗтимагый үзгәрешләр, 1917 елгы революция, 1990 елның 30 августында Дәүләт суверенитеты турында Декларациягә ТАССР Югары Советы Рәисе, соңыннан республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан кул куелу, шулай ук хәзерге чынбарлыгы сурәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев