Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча биреләчәк

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтачта эшлекле сәфәр вакытында Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеенда булганда хәбәр итте. Димәк,  34 меңнән артык ветеран өстәмә ярдәм алачак.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен бирү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев