Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына яки “Без – Төхтамыш оныклары” (+бик күп фото)

Быелның язы иде. Иртән эшкә килсәм, редакция янында “Сорнай” хуҗалыгының элекке танылган төзүчесе Кәрам абый  көтеп тора. “Көек авылы турында китап чыгара идек, текстлардагы хаталарны гына карап, төзәтеп бирмәссезме икән?” – ди. “Ярар-ярар”, – минәйтәм.

Берничә көннән Кәрам абый 30-40 биттәге язма тотып килде. “Дәвамы бар әле”, – диде. Аннан соң килгән саен битләрнең саны арта, калыная барды. Фәләнчә хуҗалыклы гына авыл булгач, мондый күләмле китап булыр дип уйлап та карамаган идем (бәлки ризалашмаган да булыр идем), түзмәдем Кәрам абыйга: “Россия тарихын язасызмы әллә?” – дидем.

Дөрестән дә, Россия тарихы югарылыгында, тарихи фактларга, истәлекләргә гаять бай китап булып дөнья күрде ул. Районда әле мондый дәрәҗәдәге китап юк иде дисәм, калган авторларны үпкәләтмәм дип уйлыйм. Ни өчен шулай дим? Чөнки бу китапта авыл тарихи фактлардан тыш өлкәннәр хәтерендә калганча тасвирлана, һәр нигездә элек һәм хәзер яшәүчеләр турында  берсеннән-берсе кызыклы да, аянычлы да язмышларны бәян итә. Беткән нигезләр дә онытылмаган. Өлкәннәр өчен  балачакка, яшьлеккә кайту булса, бу китап бүгенге буынга да бик күп мәгълүмат бирә. Шушы авылда туып- үскәннәргә, читкә таралганнарга гына түгел, гади дә, аңлаешлы да теле белән бөтенләй чит-ятлар өчен дә кызыксынып укырлык китап килеп чыккан ул. Шул ук вакытта элекке һәм заманча күпсанлы фотолар булуы, яхшы сыйфатлы кәгазьдә, төсле буяулар белән басылуы китапны зәвыклы да итә. Кыскасы, кайсы яктан гына карасаң да, ис китәрлек, сокланырлык хезмәт җимеше ул.

Кызганычка, тәкъдим итү кичәсендә катнашып булмады. Юкса, язмаларда инде үз кешегә әйләнгән (ни дисәң дә, бу тексталарны бер генә түгел, дүрт тапкыр укып чыккан кеше!) геройларның үзләрен күреп, аралашу бөтенләй башка төрле булыр иде. “Мин Көектә берничә кешене, берничә гаиләне генә белә идем, хәзер инде үзем шунда туып-үскән кебек, бөтенесенең диярлек язмышын, гаилә хәлен беләм”, – дип шаяртам Кәрам абыйга.

Китапның авторы, төзүчесе, күп китаплар авторы,  район авыллары тарихын өйрәнүгә нигез салган, юнәлеш биргән һәм күп көч куйган кешеләрнең берсе Түнтәрдән Рәфхәт абый Зарипов та шулай ди. Үз хезмәтен кечерәйтеп: “Мин бит эчтәлекне тарихи фактлар, фотолар белән баетып, текстларны битләргә генә урнаштырдым дисә дә, китапның беренче битеннән соңгысына кадәр – ә ул күп тә түгел, аз да түгел 543 бит! – Рәфхәт абый кебек бу эштә чарланган останың кулы сизелеп тора.

-2015 елда миңа моңа кадәр таныш булмаган бертуган Мөбәрит белән Кәраметдин Зыятдиновлар мөрәҗәгать итте. Алар Көек авылында ун балалы гаиләдә үскәннәр дә кош балалары кебек таралышканнар. Авылдагы төп нигезләре дә әле дә гөрләп тора. Бүгенге көндә Санкт-Пертербургта яшәүче олы абыйлары Мөбәрит көч-егәрен хәрби эшкә багышлаган, армия хезмәтенә биргән. Авылдан еракта яшәсә дә, бернинди урыс сүзе кыстырмый. Миңа бер кочак документлар алып килгәннәр. 1678 елдан башлап, 1913 елга кадәрге чорда Мәскәү һәм Казан архивларында тупланган алар. Төрле-төрле унҗиде чыганактан җыйап алынган материаллары 70 биттән артып китә. Унбиш елдан артык шушы эш белән шөгыльләнгән Мөбәрит. Титаник хезмәт куйган. Нәтиҗәдә 150гә якын исемне эченә туплаган, 11 буыннан торган нәсел шәҗәрәсе төзелгән. Зыятдиновлар шушы документларны өйрәнеп, анализлап, район газетасына бер мәкалә язуны үтенгән иде. Яздым мин ул мәкаләне. Ул шактый озын булып чыкты. Аны бер генә газетада да басып бетерү мөмкин түгеллеге ачыкланды. Ә кыскартырга жәл иде. Шунда  Мөбәрит: “Нигә, алайса, әйдә, бөтен авыл, гаиләләр тарихын туплыйбыз да китап итеп чыгарабыз”, – диде. Шушы китап дөнья күрсен өчен аларга дүрт ел эчендә бик күп тырышырга, кабат-кабат архивларда “казынырга”, бик күп кешеләр белән элемтәгә керергә туры килде. Читтә яшәүче якташларына, авылдашларына кабат-кабат хатлар да яздылар, интернет аша да хәбәр салдылар, Кәраметдин өй борынча йөреп, һәр гаиләгә әллә ничәшәр кереп булса да, искитмәле хатирәләрне туплый алды. Читтәге якташлары да хәбәрсез, җавапсыз калмады. Китапханәче Илсөяр Зыятдинова да истәлекләр туплауда, аларны компьютер хәтеренә кертүдә бик нык тырышты. Шушы авылдан чыккан икенче бер игелекле якташлары, заманында җитәкче урыннарда эшләгән Сабирҗан Садриев шулай ук милли архивларда булган материалларны туплауда зур хезмәт куйды. Китапны эшләү чыгымнарын күтәрүдә төп иганәче булды. Әле тәкъдим итү кичәсенә дә китапны чыгаруда хезмәте кергән дистәләрчә кешегә кыммәтле бүләкләр алып кайткан иде, – дип сөйли Рәфхәт абый.

–Кече авылның олы тарихы, – дип бәя бирә бу китапка, икенче бер танылган якташ-тарихчыбыз Гарифҗан абый Мөхәммәтшин. – Өч гасырлык тарихы булган Көек авылы артык зур авыллардан түгел. Әмма китап белән танышып чыккач, аның районыбыз, халкыбыз тарихында лаеклы үз урыны булуына инанасың.

Менә шулай, районыбыз, илебез тарихында лаеклы үз урыны булган тагын бер авылыбыз тирән тарихлы булды, дөресрәге, тирән тарихын мәңгеләштерде. Бу матур гамәл тагын да дәвамлы булсын, барлык авылларга да көеклеләр кебек сөенергә, горурланырга язсын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев