Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татар авыллары энциклопедиясе» дөнья күрде

Татарстаныбыздагы татар авылларына багышлап чыгарылачак өч томлык энциклопедиянең рус телендәге 1 нче томы, ниһаять, дөнья күрде.

Быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк Татар энциклодиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Россия фәне көне алдыннан халкыбызны, туган як тарихы белән кызыксынучыларны бик тә кирәкле һәм игелекле эш-гамәле белән сөендерергә ниятләгән: Татарстаныбыздагы татар авылларына багышлап чыгарылачак өч томлык энциклопедиянең рус телендәге 1 нче томы, ниһаять, дөнья күрде. Аның 2 нче томы – быел ел ахырына, 3 нче томы киләсе елга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына укучылар хөкеменә тәкъдим ителергә тиеш. Киләчәктә энциклопедиянең татар телендәге вариантын да бастырып чыгару күздә тотыла.

Әлеге энциклопедиянең 1 нче томында республикабызның русча А һәм Б хәрефләренә башланган 14 районы составындагы 1071 торак пункты хакында мәгълүмат-белешмә туплап бирелгән. Аерып әйткәндә, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә һәм Буа районнарындагы татар аылларының һәркайсы хакында кыска, тирән мәгънәле бай мәгълүмат бар анда. Һәр авылның тарихы, халык саны, аның ни белән шөгыльләнүе, табигате, археологик һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләре, шушы төбәктән чыккан күренекле шәхесләр турында да шактый кызыклы мәгълүмат белән танышу мөмкинлегең бар. Энциклопедиядә урын алган фоторәсемнәр генә дә 2500 дән артык. Белешмәлек 2 мең данә тираж белән дөнья күргән. Институт галимнәре, якын көннәрдә энциклопедиянең 1 нче томына кергән районнарга чыгып, шул төбәк халкы белән очрашулар оештырырга җыена. Шул очрашулар вакытында әлеге энциклопедия район һәм мәктәп китапханәләренә бүләк итеп тә биреләчәк, дип яза Мәгариф басмасы.

         Таһир САБИРҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар авыллары