Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар фольклорының Уналтынчы Бөтенрәсәй фестивале вәкилләре кичә Балтачыбызда кунакта булды (фото)

Кунакларыбыз Киров, Курган, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгәннәр иде.

Рәсәйнең төрле төбәкләреннән җыелган Татар фольклорының Уналтынчы Бөтенрәсәй фестивале вәкилләре кичә Балтачыбызда булып, «Ватан сакчылары» паркына керделәр, Шодадагы Мирхәйдәр Фәйзинең музей-утарын карадылар, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеен тамаша кылдылар, «Сабантуй» ял паркында атлар ярышын күзәттеләр, «Шушма моңнары» концертында катнаштылар.

Кунакларыбыз Киров, Курган, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгәннәр иде.

Күпчелек өлкән буын вәкилләреннән торган фольклор вәкилләре үзләренең чыгышлары белән таң калдырды, безнең тамашачы аларны алкышларга күмде.

Кунаклар Балтачыбызның матурлыгына сокланып, табигате белән хозурланып, сикәлтәле һәм дә ял урыннарының күп булуын күреп, кунакчыл як булуыбызны танып, канәгать булып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев