Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татар-информ» беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң еш искә алына торган басма булды

«Бизнес-online» (242,82 пункт) һәм «Реальное время» (98,61 пункт) электрон газеталары икенче һәм өченче урынны яулаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң еш искә алына торган гаммәви мәгълүмат чарасы дип табылды. «Медиалогия» белгечләре әзерләгән рейтинг мәгълүматлары шуны раслый.

Рейтингны компанияләрнең искә алыну индексы нигезендә төзегәннәр. Мәгълүмат агентлыгының күрсәткече күрсәтелгән чорда 310,95 пунктны тәшкил иткән. «Бизнес-online» (242,82 пункт) һәм «Реальное время» (98,61 пункт) электрон газеталары икенче һәм өченче урынны яулаган.

«Медиалогия» системасының гаммәви мәгълүмат чаралары базасы рейтинг өчен нигез булып тора. Анда йогынтысы зур булган 63 меңнән артык чыганак (ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет гаммәви мәгълүмат чаралары) кертелгән.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар-информ