Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар әниләре Марат Бәшәровка эчүен ташларга киңәш итә

Улым! Синең әниең юк инде. Тыңла безнең татар әниләренең сүзләрен. Без синең белән горурланабыз. Син талантлы бала. Алла хакы өчен сорыйбыз,ташла шул эчүеңне, үзеңне кулга ал.

Газетабызның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәровның язмышы турында борчылып, укучыбыз хат калдырган. Аны сезгә тәкьдим итәбез, дип яза Шәһри Казан.

Минем Марат Бәшәровка бөтен әниләр исеменнән хат язасым килә...Телевизордан синең турында тапшыруны күргәннән соң,туган уйлар бу. Бигрәк кайгырам шул малай өчен. Үзем дә өч ул үстердем... Төрле хәлләр булды. Хәзерге вакытта барысы да Аллага шөкер. Бөтен йөрәгем белән кайгырам Марат өчен.

Улым! Синең әниең юк инде. Тыңла безнең татар әниләренең сүзләрен. Без синең белән горурланабыз. Син талантлы бала. Алла хакы өчен сорыйбыз,ташла шул эчүеңне, үзеңне кулга ал. Әле синең күпме рольләр уйныйсың бар. Яшисе дә яшисе әле. Әниең кушканча, өйлән бер сабыр, булдыклы татар кызына. Гаиләң матур булса,тормышың да җайланыр. Йолдыз булдым дип, үзегезне үзегез юкка чыгарасыз бит. Тыңла без әйткәннәрне.

Сиңа ышанабыз. Син югалып калмассың,сине яратабыз. Барча мөселман әниләре исеменнән, Фәзимә апаң Даутова.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Башаров укучы хаты