Татар теле өчен җан атучы - 2
Шамил кулына гармун алса, мин җырлый башлыйм, ул да миңа кушыла, хәзер инде оныгыбыз да безнең белән бергә җыр суза
Татар иле, татар гаиләсе
Татарстанга мин кабат 1986 елда килдем. Казанда әнинең туганнары яши иде. Аларга җәйге каникулда килеп, аларның саф татарча итеп, йөгерек тел белән сөйләшүләре, бер-берсенә матур итеп кенә дәшүләре мине бик сокландыра иде. Шул чактан Казан күңелемә кереп урнашкандыр. Җайлап без дә үстек, ике абыем Мәскәүгә чыгып китте, мин, мәктәпне медальгә тәмамлап, Казанны сайладым. Әтигә тартылган булгангамы, без барыбыз да математика юнәлешен якын иттек һәм мин дә шуның буенча укырга кердем. Тулай торакта да мин татар кызлары белән аралашырга, аларча сөйләшергә тырыша идем, ләкин булып чыкмый иде. Менә Түбән Кенәдә яши башлаганыма да 33 ел, ләкин әле дә кеше миннән сез бу якныкы түгел ахры, дип сорый, димәк, әле дә Шыгырдан сөйләме, мишәрлегем минем телдән чыгып бетмәгән. Шуның өстенә әле мин уйлавын да русча уйлыйм, аннан соң шуны татарчага күчерәм.
Казанда мин театрларга йөрергә бик ярата идем, чөнки 16 яшемә кадәр минем татарча театрларны күргәнем булмады. Укып бетергәч бик матур гаиләгә, Балтач районы Түбән Кенә авылына тормышка чыктым. Кайнана әнием Сәгыйрә татар теле укытучысы иде. Мине бик җылы кабул иттеләр. Кенәлеләрнең матур яшәүләренә дә шакката идем, сөйләшүләренә дә соклана идем. Читтә яшәүчеләр өчен татар теле ул аерым кыйммәткә ия, көндәлек кулланучы аны аңлый алмаячак.
Тормыш иптәшем Шамил физика укытучысы иде, без икебез дә авылга кайтып, мәктәпкә эшкә урнаштык. Ике улыбыз – Дилүс белән Динар туды, аларны үстердек, йорт җиткереп башка да чыктык. Мин эшемне бик ярата һәм аңа тулысынча кереп китә идем. 29 ел мин Түбән Кенә мәктәбендә математика, информатика укытучысы булып эшләдем. Сыйныф җитәкчесе булып, берничә буынны укытып чыгардым. Эшләү дәверендә төрледән-төрле конкурс һәм бәйгеләрдә катнашып, республика күләмендә җиңүләр яуларга да ирештек. Монда миңа әтидән килгән лидерлык сыйфатым да бик нык ярдәм итте һәм итә. Шундый проектларның берсе – «Талантларны барлар чак». Аны беренче елын районара, аннан соңгы елларда төбәкара итеп оештыруга ирештек. Әти-әниемнән алган үрнәк буенча иҗат та минем өчен һәрчак якын булды, гитарада да бик яратып уйный идем. Укучыларыбыз өчен түгәрәк башлап җибәреп, аларны да өйрәттем, алар бүгенге көндә дә миңа рәхмәтләрен ирештерәләр. Үзебезнең улларыбыз да белем алып, бүгенге көндә икесенең дә эш урыннары бар. Гаилә кордылар, без инде хәзер әби-бабай да булдык. Гаиләдә һәрчак татар телен өстен куеп, балаларга да туган телләренә хөрмәт белән карауны төшендереп үстердек. Оныгыбызны да шулай итеп үстерәбез. Минем әтием татар әкиятләрен бик матур итеп сөйли иде. Без шуларны шаккатып тыңлап ята идек. Хәзер инде мин шуларны оныгыма сөйлим. Әти шулай ук бик оста гармунчы да иде, әни белән бергәләп, матур һәм моңлы итеп җырлыйлар иде алар. Әни мине татарча биергә өйрәтеп, алъяпкыч, чүәкләр тегеп бирде. Мин зур клубларда бии идем һәм тамашачы шуны күреп, миңа аптырап карап тора иде, чөнки ул якларда татарча биючеләр аз иде.
Әти-әнидән иҗатка булган әлеге мәхәббәт хәзер дә гаиләбездә сакланып килә. Тормыш иптәшем Шамил оста гармунчы. Ул кулына гармун алса, мин җырлый башлыйм, Шамил дә миңа кушыла, хәзер инде оныгыбыз да безнең белән бергә җыр суза. Нәселдән-нәселгә баручы әлеге гореф-гадәтләребез онытылмасын иде дип телим һәм һәрчак шундый милли күңелле итеп үстергән әти-әниемә рәхмәтләремне ирештерәм. Әтигә хәзер – 82, әнигә 76 яшь, алар минем ерактагы якты кояшларым. Исән-сау булсыннар, аралар ерак булса да, аларның исән икәннәрен белү әйтеп бетергесез зур бәхет ул.
Милләтләр сагында
Таузарда эшли башлаганыма өч ел, аңарчы өч дистә елга якын Түбән Кенә мәктәбендә хезмәт куйдым. Миңа төрле югарылыктагы эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин мин балаларны бик яратам, аларның күз карашларыннан башка яши алмыйм. Мин анда эшләп Макаренко була алмый идем, ягъни иҗат итә алмаячак идем. Ә монда мин кешедә булмаган, кеше күрмәгән эшләрне эшләргә, башкаларны шаккаттырырга яратам. Безнең тәрбия һәм белем учагына килүчеләрнең күңел рәхәтлеге белән китүләрен телим, чөнки ул миңа яңадан өстәмә канатлар куя. Биредә без туган телне саклау юнәлешендә коллектив белән бергә эшлибез. Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт быел шундый мөмкинлек биргән өчен. Ел дәвамында без әти-әниләр, балалар белән берлектә милли җанлы төрле чаралар үткәрдек. Татар орнаментларын балалар арасында популярлаштыру өчен укучылар белән аларны чигәргә өйрәндек, ә балалар бакчасы балалары белән кисеп ябыштыру юнәлешендә максатчан эш алып барып, аларны алъяпкыч, читекләргә ябыштыра идек. Ләкин безнең бу тырышлыклар гаиләдә туган тел сакланмаса, балага сеңдерелмәсә, бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк. Дәвамчыларыбыз матур саф татар телебезне буыннан-буынга тапшырып килсәләр иде, үзебезнең телдән оялмасыннар иде. Гаиләдә өйрәнгәнне бала башта бакчада, соңрак мәктәптә ныгытачак һәм шул очракта гына туган телебез, гореф-гадәтләр сакланып калыр. Бу татар милләтенә генә түгел, барлык милләтләргә кагыла торган әйбер.
Римма Наил кызы белән аралашу шундый фикер белән тәмамланды. Мишәрләр арасында яшәп тә татар теленә булган мәхәббәтенең нидән булуын аңлата, үзенең тамырлары белән ныклап горурлануын да җиткерә алды ул. Шагыйрьләр нәселеннән булып, Зариф Бәшири, Ркаил Зәйдулла белән туган булуларын да искәртеп үтте әңгәмәдәшем. Кайчандыр еларга мәҗбүр иткән токмачны да үзе җәеп кисәргә өйрәнүен, татар милләтеннән читтә яшәсәләр дә әнисе бәйрәмнәрдә генә пешерә торган гөбәдияне әле дә сагынып искә алуын сөйләде ул. Моның кадәр мәгълүматны Римма ханым хакында белмәүчеләр байтак булгандыр әле. Түбән Кенә урамыннан җил-җил атлап үтеп китүче, барган хутка исәнмесез, хәлләрегез ничек дип кычкырып исәнләшүче күрсәгез, белегез, бу язмам герое булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев