Татар теле өчен җан атучы (дәвамы бар)
Түбән Кенә урта мәктәбендә информатика фәненнән безгә белем биреп, компьютер төймәләренә курыкмыйча басарга өйрәтүчебез Римма Низамиева турында әлегә кадәр күп кенә кызыклы фактларны белми яшәгәнмен икән
Татар теле өчен җан атып йөрүен дә Таузар балалар бакчасы-башлангыч мәктәп комплексы директоры булып эшли башлагач, Эльвира Ибраһимова истәлегенә үткәрелүче конкурсның башлап йөрүчесе булгач кына күрә башладым. Сөйләмендәге үзгәлек, сүзләрне үзенчә йомшак итеп әйтүенә ияләнгән идек инде, безнең якныкы түгеллеген дә белә идек. Ләкин рус һәм мишәрләр арасында яшәп тә, татар теленә булган мәхәббәтен саклап, шуның аркасында хәтта еларга да мәҗбүр булган көннәрен ул бүген инде истәлек итеп сөйли. Баскан җирендә ут чыгарырдай, куйган максатына ирешер өчен утка да керергә риза булган Римма Наил кызының укучысы булу, әлбәттә, горурлык. Бүгенге язмабыз аның сөйләгәннәреннән тупланды.
Каюм Насыйри авылдашы
Тумышым белән мин Каюм Насыйри туган авыл – Яшел Үзән районы Шырдан авылыннан. Без – абыем, ике энем һәм мин укытучылар гаиләсендә тәрбияләндек. Әти сызым, физика, математика укытучысы һәм мәктәп директоры булган. Әни шушы ук районның Акъегет авылы кызы, ул КДУның татар теле бүлегендә белем алган. Укып бетергәннән соң әти белән гаилә корып, башта Акъегеттә яшәгәннәр. Аннары әтине Шырдан мәктәбенә директор итеп күчергәннәр. Ләкин еллар үтү белән әти туган ягын сагынып, шунда кайтып төпләнергә карар кылган һәм без Чуаш республикасы Батыр районы Шыгырдан авылына күченеп кайттык. Әти биредә мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашты, ә әни әлеге авылда татар теле укытучылары кирәк булмауны аңлап, Чабаксарга барып, рус теле укытучысы буенча икенче югары белем алды. Үз эшләренә бирелгән чын остазлар иде алар, икесе дә кырык бишәр ел хезмәт стажы белән Чуашстанның Атказанган укытучылары исемен алып, лаеклы ялга чыктылар.
Мин үземнең балачагымны һәм яшьлегемне шушы авылда үткән дип саныйм.Шыгырданымның бүгенге көндәге тормышы, матур дини вакыйгалары,чаралары минем күңелемә бик хуш килә, аларны гел күзәтеп барам һәм шундый уйларга биреләм, әгәр дә мин үземнең авылымда калган булсам, мин дә аңа бик күп өлеш керткән булыр идем. Бүгенге көндә дә Шыгырданым өчен минем дә нәрсәдер эшлисем килә.
Үзәккә үткән токмач...
Гаиләдә без саф татар телендә генә сөйләштек. Әле бер кызык та, кызганыч та хәл искә төште. Әни мине кибеткә токмач алырга җибәрде, бардым да, токмач кирәк дип сорыйм. Ә мине аңламыйлар. Анда бит инде мишәрләр яши һәм алар күбрәк я мишәрчә, я русча сөйләшәләр. Мин аңлата алмыйча елап кайтып киттем һәм кайтып әнигә син миңа нәрсә алырга куштың соң, дим. Мишәрчә токмач ләкшә булган икән. Аннан соң бер тапкыр ул мине фәрдә (пәрдә) ал, дип кибеткә җибәрде, мин аны да ала алмыйча кайтып, мин кибеткә башка бармыйм дип елаганымны хәтерлим. Мишәрләрдә ул эленге дип йөртелгән. Әйе, еллар үтү белән без ул сүзләргә өйрәндек, әлбәттә, тик әни саф татар милләтеннән булгач, безне дә шул тел белән яшәргә өйрәтте. Әнигә татар телен өйрәткәненә мин мең рәхмәтлемен, Шыгырданда без русча гына укыдык, татар теле югары классларда берәр генә сәгать кереп ала иде. Яшьлегемдә шигырь язганымны да хәтерлим, тик ул дәфтәрләр сакланмаган. Татар телем, ул минем туган телем, ярый әле мин татар булып туганмын дип бик сөенәм. Мәчетләрдән ишеткән азаннар да күңелемә моң булып керә. Шуннан соң мин Аллаһы Тәгаләгә атлаган һәрбер адымым өчен рәхмәт әйтеп, шөкер итеп яшәвемне дәвам итәм. Кешеләргә дә тормышта тынычлык, сәламәтлек, рухи байлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев