Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар телен “Хезмәт”не укый-укый өйрәндек, ди Улисьяллылар

Районның бердәнбер марилар яши торган авылы Улисьялның бер үзенчәлеге бу: биредә барлык өлкәннәр, урта буын кешеләре татарчаны “су урынына эчә”.

Татар телендә нәшер ителүче “Хезмәт” газетасы да һәрбер өйдә диярлек көтелгән кунак.
–Газетаны бик яратып укыйбыз, районның бөтен яңалыкларын шуннан беләбез, үрнәк гаиләләр, аерым кешеләр, авыллар турында язасыз, гыйбрәтле язмышлар, көчле рухлы кешеләр турында да, башка темаларга да кызыклы язмалар күп басыла, барысын да яратып укыйбыз, – ди сатучы Роза Федорова.
–“Хезмәт”не без гомер буе яздырттык, укыдык инде аны, шуны укый-укый татарчага да өйрәнеп беттек, киләсе елга да әллә кайчан язылып куйдык, – ди Тамара Андреева.
Районның бердәнбер мари авылы булган Улисьял старостасы Валентин Максютов: “Хезмәт”не укып юанабыз, безнең өчен бу газета районыбыз тормышын яктыртучы иң кулай матбугат чарасы, ди.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" Улисьял