Татар халкының җәүһәре булган тальян-гармун моңын саклаучы асыл ир-егетләребез бар әле
80нче дистәне ваклаган Ягъфәр ага Хәбибуллин бүген дә гармунчылар бәйгеләрендә теләп катнаша
– Әтием Мотыйгулла белән әнием Майкамал икесе дә җырларга яратканнар, ул заманда алардан башка аулак өйләрне, төрле кичәләрне күз алдына да китереп булмаган, дип сөйли башлады истәлекләрен яңартып Ягъфәр ага. Җырга булган мәхәббәт ике йөрәк арасына күпер сала, җыр аларны кавыштыра. 1931 елда алар гаилә кора. Бер-берсен яратып яшәгән гаиләдә берсе артыннан берсе балалар дөньяга килә. Мотыйгулла сугышка киткәнче колхозда бригадир була, чәчү-уру-сугу эшләре, терлекләрне кышлату – болар барысы да аның җилкәсенә йөкләнә. Бөек Ватан сугышы башлануга аны сугышка алалар. Мотыйгулла киткәннән соң бригадирлык вазифасын аның хатынына йөклиләр. Начар эшләми ул, төрле план-заданиеләрне халыкны җәберләми башкарып чыга. Ул заманда көнләшүчеләр дә күп була, аның һәр адымын тикшереп торалар. Сугыш тәмамланыр алдыннан, балалары ачлыктан шешенә башлагач, үлмәсеннәр, дип алган бер уч ашлык өчен Майкамалны төрмәгә озаталар. Фронтовик хатыны, яшь балалар булуы да исәпкә алынмый. Тоткынлыкта тырышып эшләвен күреп, сугыш беткәч лагерьдан аны алдан кайтаралар. Ире Мотыйгулла әле сугыш тәмамлангач та ике елсыз авылга кайтып керә алмый. Кайтуга, җәбер-золым күргән гаиләсен алып, ул Мари иленә юл тота, шунда төпләнә. Безнең язманың төп герое Ягъфәр ага нәкъ менә Мари ягында, 1948 елның ахырында дөньяга килә, паспортына туган көне 1949 елның 1 гыйнваре дип язып куялар. Ә гаиләдә җиде баланың өчесе төрле авырулардан, ачлыктан вафат була. Авылда җитәкчелек алышынгач, гаилә янә туган авылы – Югары Соснага кире кайта, йорт җирләрне, каралты-кураларны яңартып тормышларын җайлап көйгә салалар.
Мәктәпне тәмамлаган Ягъфәрне Лесхоз училищесына тракторчылар курсына җибәрәләр, аны 1965 елда тәмамлап, башта «Беларусь», аннан чылбырлы тракторга утыра. – Шушы тракторда эшләгән чорда агачка дип Киров урманына берничә трактор чыгып киттек, дип искә ала ул. Өч трактордан 3 тәүлектән соң ватылмыйча бер генә трактор кайтып җитә. Караңгы төшкәч, зур төп башына утырып калган тракторны чыгарабыз дип өсләрен чишенеп карга ятып, трактор астында юан төпне азап-ланып кисәләр. Бу хәлләрдән соң Ягъфәр ага авырта, озак вакытлар хастаханәдә ята, армия сафларына да алынмыйча кала. Колхозда эш бетәме соң, ул шофер, комбайнчы булып эшли, 1976 елда сыер фермасына мөдир итеп куялар. 12 километр ераклыктагы җәйләүгә сыер савучылар белән бергә җәяүләп күп йөрергә туры килде, ди ветеран. Соңрак елга кырыенда урнашкан астагы фермада мөдир була, комбайнчы җитмәгәч, комбайнга утыра, инженер-технолог буларак та хезмәт куя. Сигез ел дуңгыз фермасында мөдирлек итә, аннан соң тагын комбайнчы була, хуҗалыкта беренче урыннарны алып, мактала.
Түбән Сосна авылы кызы Венера белән гаилә коралар, ике егет үстерәләр, бүгенге көндә биш онык һәм ике оныкчыкның исән-имин үсүләренә шатланып, төпчеге Илшат гаиләсе белән бер нигездә яшиләр. Олы уллары Казанда булса да, еш кайта, хәлне белеп тора, диләр.
Гармунда уйнарга ничек өйрәндегез, дигән сорауга Ягъфәр ага, елмаеп үзенең истәлекләрен яңадан барларга кереште:
– Күршедә Фәргать абый бик оста гармунчы иде, кичләрен тальянын тотып, урамга чыгып уйнаулары әле дә күз алдымда. Шуның көйләрен авыз эченнән көйләп җырлап йөри идем. 5 сыйныфта укыганда Фәргать абыйларның ишек алларында урындыкта гармуны тора иде, шуны куркып кына кулга алдым да, көй чыгара башладым. Аллаһның рәхмәте, беренче уйнауга «Умырзая» көен чыгардым бит. 7 сыйныфта укыганда куян асрап, аны сатып җиде сумга тальян алдык. Шулай итеп, уйнарга өйрәндем. Бүгенге көндә 2 хромка, 2 баян, 5 тальян гармуным бар, кайсында телим, шунысында уйныйм. Ә шулай да мине баштарак сәхнәгә күбрәк җырчы итеп чыгаралар иде. Мәдәният йорты җитәкчесе Әсмабикә ханым безне өйдә утыртмады, район авылларын әйтмим дә инде, кышын ат чанасына утырып Малмыжга кадәр төшеп концертлар куя идек. Менә шул чордан бирле җырга-моңга гашыйкмын. Авылыбызда тальянчылардан ансамбль төзелгәч, шунда бергә уйнап, дөнья гиздек, Казаннарга барып концертлар куйдык, телевидениегә төшерделәр. Менә хәзер дә кулыма гармуннарымны алып, уйнап җибәрсәм, яшьлек искә төшә, хатирәләр дөньясына чумам, ди Ягъфәр ага. Ветеран районда үткәрелгән тальянчылар бәйгеләрендә, «Уйнагыз гармуннар» конкурсында актив катнаша, дуслар белән аралашу, башкаларның да уйнавын ишетү үзе бер бәхет, ди ул. Шулай бәхетле һәм сәламәт булып, тигез тормышта озак яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев