Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан автомәктәпләре рейтингы төзелде

Антирейтингка кайсы автомәктәпләр кергән икән?..

Укучылары үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан ТР автомәктәпләренең рейтингы төзелде. Исемлек Татарстан автомәктәпләре Федерациясенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Антирейтингка быелның 9 аенда үлүчеләр яки зыян күрүчеләр белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучы, машина йөртү стажлары ике елдан кимрәк булган, шоферларны әзерләгән автомәктәпләр кергән.

Икенче урынны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы автомәктәбе, ә "алтын"ны Әлмәтнең «ДЖЕК 116»автомәктәбе алды.

Моннан тыш, республика автомәктәпләре Федерациясе укучылары дәүләт автоинспекциясенә машина йөртү хокукына имтиханны беренче тапкырдан ук тапшыра алган Казан автомәктәпләре рейтингын төзегән.  Рейтингның беренче баскычында «Сфера» автомәктәбе, икенчедә — «А-Мастер класс», өченчедә - «Автотех Казан».

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль мәктәбе