Татарстан байрагы көнендә Казан телебашнясы аның төсенә керәчәк
Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.
Дүшәмбе, 29 ноябрьдә, 17.00-22.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәренең Казан телебашнясы Татарстан байрагы көне хөрмәтенә архитектура-сәнгать төсләре бәйрәм сценариен кабызачак.
Республика байрагының яшел төсе язны, яңарышны символлаштыра, ак төс — пакълык төсе, ә кызыл — өлгергәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Татарстанның дәүләт символы 30 еллыгын билгеләп үтә.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев