Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан берләштерелгән бюджет керемнәре күләме буенча Россиянең 5 алдынгы төбәге исемлегенә керде

Республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 22,9 млрд сум тәшкил иткән. Шул исәптән ТР бюджетына 19,2 млрд сум, җирле бюджетларга — 3,7 млрд сум керем булган.

Әлеге нәтиҗә агымдагы 2024 елның гыйнвар ае буенча билгеле булуын матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Татарстаннан бу тармакта Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Краснодар өлкәләре генә алдарак. Шулай итеп бу күрсәткеч белән Татарстан белән Идел буе федераль округы төбәкләре арасында да лидерлык позицияләрендә тора», — диде Татарстан Республикасы финанс Министры урынбасары Алла Анфимова.

Республиканың берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 22,9 млрд сум тәшкил иткән. Шул исәптән ТР бюджетына 19,2 млрд сум, җирле бюджетларга — 3,7 млрд сум керем булган.

Гыйнвар аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет чыгымнары 29,7 млрд сум булган. Иң зур чыгымнар социаль һәм мәдәни өлкәләрдә булуы билгеле.

2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәре 565,7 миллиард сум тәшкил иткән, бу еллык план белән чагыштырганда 7,31 миллиард сумга күбрәк.

«Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 25,5 млрд сум биреләчәк. 13 илкүләм проект кысаларындагы чараларны финанслау 25,5 млрд сумны, шул исәптән федераль бюджеттан 14,1, Татарстан бюджетыннан 11,4 млрд сумны тәшкил итте», — дип бәян итте республиканың финанс Министры урынбасары Гела Герасимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев